Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:54

Украина мәхкамәсе президент сайлау көнен кире кага


Украинаның конституцион мәхкамәсе президент сайлау өчен парламент билгеләгән көн конституциягә туры килми дигән карар чыгарды.

Президент Виктор Ющенко сайлау киләсе ел башына кадәр үтәргә тиеш түгел дип сайлауны 25 октябрьдә үткәрү карарын мәхкамәгә биргән иде.

Фикер белешүләргә караганда, Украинада Ющенконы хуплаучылар 10 проценттан артмый.

Шулай да Ющенко тагын бер мөддәткә сайланыргы җыенуын белдерде.

XS
SM
MD
LG