Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония президенты: Азатлыкка эш күп


Азатлык радиосының яңа бинасын ачу тантанасына килгән кунаклар арасында Эстония президенты Тоомас Һендрик Илвес та бар иде
Азатлык радиосының яңа бинасын ачу тантанасына килгән кунаклар арасында Эстония президенты Тоомас Һендрик Илвес та бар иде
Эстония президенты Тоомас Һендрик Илвес (Toomas Hendrik Ilves) заманында үзе дә 9 ел Азатлык-Азат Европа радиосында эшләгән. 1984-1993 елларда башта күзәтүче, аннары эстон телендәге тапшырулар мөхәррире булган.

Шуннан соң дипломат эшендә, 1990-нчы елларда Эстониянең АКШ, Канада, Мексикада илчесе, аннары тышкы эшләр министры. Эстония һәм Европа парламенты депутаты. 2006 елдан бирле Эстония президенты.

Азатлык студиясендә
Балтик илләре, шул исәптән Эстония, заманында Советлар Берлегенең бер өлеше иде. Хәзер Европа Берлеге белән Русия чигендәге ил буларак, сез Русиядәге тәрәккыятне якыннан күзәтәсез, аңа нинди бәя бирер идегез, дигән сорауга Илвес, "Без Европа Берлеге белән Русия чигендә түгел, без Европа Берлегендә", - диюдән башлады.

Русиядәге хәлләргә килгәндә, Илвес сүзләренчә, анда сүз иреклеге һәм кеше хокуклары өлкәсендә артка чигенү күзәтелә. Бу чигенүне аклау өчен Русия рәсмиләренең демократия сүзенә башта "идарә ителүче", аннары "мөстакыйль" кебек сыйфатлар тагуы безне бик борчый, диде эстон президенты.

Илвес сүзләренчә, Русиядәге мондый тәрәккыяттә Көнбатышның да гаебе бар. Көнбатыштагы кайбер тарафлар икътисади мәнфәгать, акча эшләү җәһәтеннән чыгып, кеше хокуклары мәсьәләсенә күз йома.

Мисал итеп, Илвес Европа Шурасын китерде. Аның сүзләренчә, бу оешманың әгъза илләргә йогынты ясау өчен җитәрлек вәкаләте бар. Ләкин соңгы алты-җиде елда оешма демократия кысылган илләргә карата шикле карарлар кабул итә. Илвес моны оешманың җитәкчелегендә бу илләрдә икътисади мәнфәгатьләре булган кешеләр тору белән аңлата.

Бу вазгыятьтә нишләргә, Европа Берлегендә коллегаларыгызга нинди киңәш бирер идегез дигәнгә, Илвес: "Дөньядагы хәлләрне игътибар белән күзәтеп барырга, сәяси муафыйклыктан чыгып күз йоммаска, бар киңәшем шул", - диде.

Freedom House оешмасының соңгы хисабына караганда, 28 элекке совет иленең бүген нибары сигезендә генә матбугат тулысынча ирекле санала. Шулар арасында аның да иле булуга эстон президенты горурлык хисе кичерә. Ләкин, 1980-нче елларда Азатлыкта эшләгән кеше буларак, радио дистә еллар тапшырулар әзерләгән илләрдә матбугатның әле дә ирекле булмавына ул үкенеч белдерә.

"Димәк, 1980-нче елларда без тапшырулар әзерләнгән илләрнең егермесендә ирекле матбугат әле дә юк дигән сүз. Кеше саны белән исәпләгәндә, бу төбәктәге халыкның 82% әле дә ирексез матбугат шартларында яши. Бу бик аяныч. Күрәсең, без эшләгән эшнең нәтиҗәсе без уйлаганча шәп булмаган. Азатлыкка эле эш күп", диде эстон президенты.

"Азатлык" яңа бинада
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:22 0:00

Азатлык радиосының яңа бинасын ачу тантанасы, Прага, 12 май 2009
XS
SM
MD
LG