Accessibility links

Кайнар хәбәр

Николай Швецов “Ревинформ”га каршы


Билгеле эшкуар Николай Швецов интернетның бәйсез “Ревинформ” сәхифәсенә каршы республиканың эчке эшләр министры Игорь Алешинга мөрәҗәгать юллады.

Анда ул Айрат Дилмөхәмммәтовның экстремист эчтәлекле дип табылган “Адәм актыкларына каршы сугыш” китабыннан бер өзек биргән өчен генә дә “Уфагуб” сәхифәсенә каршы җинаять эше ачылуын атый.

Шул ук вакытта бу китапны тулысынча баскан һәм аның эчтәлеге уңаеннан фикер алышулар үткәрән “Ревинформ”ны эшләүчеләрнең йортларында тентүләр дә үтмәвен, компьютерларының да кулга алынмавы уңаеннан гаҗәпләнү белдедерә.

Николай Швецов эчке эшләр министрыннан “Ревинформ”ны экстремистлыкта тикшерүне сорый.
XS
SM
MD
LG