Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентлар - наркотикларга каршы


Башкортстан президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе студентлары наркотикларга каршы урам җыены уздырды.

Алар: “Без наркотикларга каршы!”, “Яшьләр сәламәтлеге - Русиянең байлыгы!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләр күтәреп чыккан иде. Студентлар чыгышларында наркоманиянең ил проблемасына әйләнә баруына борчылу белдерде.

Бүген Русиядә ел саен наркотиктан 70 000 кеше үлә. Башкортстанда узган ел бу афәттән 135 кеше үлгән. Аларның күпчелеге 17-35 яшьлекләр.

Наркология диспансерының баш табибы Илдар Байков сүзләренә караганда, республикада рәсми 5300-дән артык кеше исәптә тора. Ләкин саннар чынлыкта берничә тапкыр күбрәк булуы ихтимал. Табиб сүзләренчә, күпчелек героин куллана. Ләкин соңгы чорда синтетик наркотиклар куллану үсә башлаган. Бу аларны республикага кертүдә һәм медицина матдәләреннән алудагы җиңеллек белән аңлатыла икән.
XS
SM
MD
LG