Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньян АКШ журналистларын 4 июньдә хөкем итә


Төньяк Корея 2 ай элек Кытай чигендә кулга алынган 2 АКШ журналисты мәхкамә каршына 4 июньдә басачак дип белдерде.

Төньяк Кореяның рәсми үзәк хәбәр агентлыгы шуннан ары бер мәгълумат та бирми, аларның нидә гаепләнүен дә әйтми.

Элегрәк Төньяк Кореяның киңкүләм мәгълумат чаралары журналистлар Лаура Лиң белән Еуна Линың илгә рөхсәтсез керүдә һәм аталмаган дошманлык гамәлләре кылуда гаепләнүен белдергән иде.

Төньяк Кореяның җинаять кодексы нигезендә илгә рөхсәтсез керүчеләргә 3 елга кадәр хезмәт лагеры җәзасы бирелә.
XS
SM
MD
LG