Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:11

Омски татар җәмәгатьчелеге һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре конференциягә җыелды.

Әлеге җыен өлкә хакимияте каршында эшләүче “Мөселман оешмаларының эшчәнлеген координацияләүче шура” инициативасы белән оештырылды.

Конференция эшендә кайбер вазыйфалы татарлар, Омски мөфтияте мөфтие, “Хәер Ихсан” мәчете имамы, Өлкә һәм Шәһәр милли-мәдәни мөхтәриятләре вәкилләре, Тара, Колосовка, Муромцева, Тевриз районнарының татар мәдәният үзәкләре рәисләре һәм кайбер эшмәкәрләр катнашты. Көн тәртибенә Өлкә һәм Шәһәр милли-мәдәни мөхтәриятләре җитәкчеләренең хисап чыгышлары, Өлкә мөхтәриятенең координация шурасын сайлау, районнарның татар мәдәният үзәкләре рәисләре чыгышлары һәм алда торган сабантуйларны оештыру сораулары куелган иде.

Конференция алдан билгеләнгән план буенча шома гына барды. Чыгыш ясаучылар асылда башкарган эшләренә хисап тотты, татар халкының проблемаларына кагылган сорауларны күтәрмәделәр, дияргә була. Дөрес, игътибарны татар авыллары проблемаларына юнәлтергә тырышучы булды: конференция кунагы - Большеречье районы Үләнкүл авылы хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәметшина үз авылларында булган авырлыклар хакында сөйләде һәм аларны чишүдә ярдәм сорады.

Өлкә милли-мәдәни мөхтәриятенең координация шурасын сайлау мәсьәләсе бәхәсле булды. Мөхтәрият рәисе Рафаил Зәбиров үзенең чыгышында “Өлкәдә булган барлык татар оешмалары да бу шурага буйсынырга һәм үзләренең эшчәнлекләрен тулысынча өлкә мөхтарияте аша алып барырга тиешләр” дигән фикер белдерде. Бу фикер белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Омски эшмәкәре Тамир Алимбаев килешмәде.
Тамир Алимбаев


“Буйсындыру вертикале төзү – ялгыш фикер. Иҗтимагый оешмалар үз планнарына нигезләнеп эшләргә тиеш. Координация шурасы нинди дә булса аерым бер оешманыкы булырга тиеш түгел, ә барлык оешмаларны да берләштерә торган мөстәкыйль орган булырга тиеш”, диде.

Тәкъдим ителгән яңа шура составы белән килешмәүчеләр дә булды. “Шура кәгазьдә генә түгел, ә гамәлдә актив эшли торган орган булырга тиеш”, диде Тимерҗан Калимуллин. “Исемлекне кемдер алдан әзерләргә түгел, кандидатлар биредә тәкъдим ителергә тиеш иде”, диде Марат Катыров.

“Тәкъдим ителгән шурада иҗтимагый рәвештә даими эш алып барырлык кешеләр аз күрсәтелгән. Төп эш урыннарында мәшгуль булып, буш вакытлары юк дәрәҗәдәге кешеләр күп кертелгән исемлеккә. Шул сәбәпле яңа шураның актив эш алып бара алуы шик тудыра”, диючеләр булды. “Шурага өлкәдә актив эшләүче татар оешмаларыннан да вәкилләр кертелергә тиеш”, дигән тәкъдим дә булды.

Нәтиҗәдә, яңа шура сайланмады, икенче җыенга кадәр иске составында калдырырга дигән карар кабул ителде.

Соңыннан “Азатлык” хәбәрчесенә конференция эшенә карата үз фикерләрен белдерүчеләр дә булды. Өлкә милли-мәдәни мөхтәриятенең элеке рәисе Хәким Садыков: “Конференция алдына куелган татар оешмаларын берләштерү мәсәләсе тормышка ашмады. Берләштерү идеясе – үзә хата фикер. Никадәр вакыт кешелек яши, шул кадәрле берләшү һәм бүлешү идеяләре яши. Ә гади берләшү - ул тормышка ашмый торган идея. Без аны күптән үттек инде. Икенчедән, өлкә мөхтәрияте татар җәмәгатьчелеге үсешен химаячылар акчасы исәбенә булдырырга җыена. Бу да ялгыш фикер. Хөкүмәт ярдәмгә килергә тиеш”, диде Хәким әфәнде.

президиум әгъзалары
“Татар оешмаларын берләштерү өчен чын мәгънәсендә милләт өчен янып-көеп йөргән кешеләрне шурадамы, башка берәр органдамы тупларга кирәк. Бу хакта Тамир Алимбаев та әйтте. Әмма аны ишетмәделәр. Конференция мин көткән нәтиҗәне бирмәде. Берләшү турында сөйлибез, ә берләшү өчен бер нәрсә дә эшләмибез”, диде Хәким Садыков.

Конференция барышында ясаган чыгышыда Омски мөфтияте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов та татарларны берләшергә һәм бер җитәкче кулы астында эшләргә өндәде.

Омскиның “Хәер Ихсан” мәчете имамы Закир хәзрәт Шәрипов “Азатлык” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә берләшү идеясенә сак карарга кирәклеге турында әйтте. “Мөстәкыйль эшләүче оешмаларны берләштерү бик кыен, хәтта булмый торган эш, дияр идем. Оешмалар бер-берсенә комачауламыйча, эшчәнлекләрен алып барсалар, бу ике як өчен дә файдалырак булыр иде”, диде ул.

Менә шундый нәтиҗәләр белән тәмамланды һәм фикерләр тудырды Омски татарлары җыены. Алда нинди үзгәрешләр булыр, вакыт күрсәтер.

XS
SM
MD
LG