Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җыелма такымы тренерлары "Салават Юлаев"ны өйрәтәчәк


Русия хоккей җыелма такымының баш тренеры Вячеслав Быков һәм аның ярдамчесе Игорь Захаркин Уфаның "Салават Юлаев" хоккей такымы белән килешү имзалады.

2 елга исәпләнгән килешү нигезендә Быков белән Захаркин "Салават Юлаев" такымын бәйгеләргә әзерләү белән бергә Русия җыелма такымын Евротур уеннарына һәм киләсе елның төп спорт вакыйгасы – Ванкуверда үтәчәк кышкы Олимпия уеннарына да әзерли алачак.

Моңарчы да Быков белән Захаркин берьюлы 2 вазыйфада булды - Русия җыелма такымында да, "ЦСКА" такымында да эшләде.

Бу язда Татарстанның "Ак Барс" такымы чемпион булган Кыйтга беренчелегенең беренче өлешендә үк Башкортстан такымы төшеп калды. Нәтиҗәдә "Салават Юлаев"ның баш тренеры Сергей Михалев эшеннән алынды.
XS
SM
MD
LG