Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Татарстан җитәкчелеген бүген республика хезмәт базарында күп кенә чит ил кешеләренең канунсыз эшләве борчый. Бу илкүләм проблеманы хәл итер өчен пәнҗешәмбе Казанга БДБ илләренең миграция хезмәте башлыклары җыелды.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстандагы эшсезләр саны 60 меңгә якыная. Бу сан көннән-көн арта. Республика хөкүмәте бер яктан татарстанлыларга эш табуны максат итеп куйса, икенче яктан республикага эшләргә килгән мигрантлар турында да кайгырта. Кайбер белгечләр, кризис башлангач, хәтта мигрантлар тарафыннан кылынган җинаять эшләренең артуын юраган иде.

Җитәкчелекне исә, бүгенге көндә республика хезмәт базарында күп кенә чит ил кешеләренең канунсыз эшләве борчый. Мондый хезмәткәрләр аз акчага эшләргә риза, аларга хезмәт хакын түләгәндә салым бирергә кирәкми. Шуңа да эшмәкәрләр мондый төр эшчеләрне кулай күрә. Бу илкүләм проблеманы хәл итер өчен пәнҗешәмбе Казанга Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең миграция хезмәте башлыклары җыелды. Әлеге чарага Русиянең федераль миграция хезмәте башлыгы Константин Ромодановский да килгән иде. Бу җыелышның максатын ул болай аңлатты.

“Безнең идарәнең максаты - Русиядә канунсыз эшләүче мигрантларны булдырмау. Әмма әлегә илдә бу проблема бар. Русия икътисады БДБ илләренекенә караганда көчлерәк, шуңа күрә мигрантлар монда агыла. Безгә исә, Русиягә кирәкле мигрантларны гына китертү кулай. Чит ил кешеләре Русия ширкәтләренең махсус чакырулары белән килергә тиеш”, ди Ромодановский.

Аның сүзләренчә, былтыр Русиягә 14,5 миллион мигрант килгән. Канунсыз эшләгәнгә 20 меңе кире кайтарып җибәрелгән. Быел мондый очраклар арта икән. 2009 елның беренче 4 аенда гына да, Русиядән 10 меңгә якын мигрант чыгарылган. Эш килешүләре булган очракта аларга илдә 1 елга калырга рөхсәт ителә, юк икән, алар Русиядә 3 айдан артык тора алмый. “Бүген Русия күп кенә БДБ илләре белән мигрантларга кагылышлы килешү төзегән. Мигрантларның хокукларын яклау буенча конвенция дә бар. Киләчәктә дә без бу тармактагы кануннарны камилләштерергә уйлыйбыз”, ди федераль миграция хезмәте башлыгы.

Кайсы илдән килгән мигрантлар иң поблемалылар дигәндә, Ромодановский мондый аңлатма бирде.
Рөстәм Миңнеханов Константин Ромодановскийны Татарстанда миграция хезмәтенең элекке һәм хәзерге җитәкчесе белән таныштыра

“Иң проблемалы мигрантлар Казакъстан белән Украинадан килә. Алар безнең ширкәтләр тарафыннан теләмичә генә эшкә алына. Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстаннан килгән эшчеләрнең күбесе, канунга нигезләнеп эшли. Иң күп җинаять кылган мигрантлар исә, Грузиядән килә, ди Ромодановский.

Кыргызстаннан килгән мигрантларның күбесе канунлы нигездә эшләсә дә, бу тармакта да җайга саласы эшләр шактый әле, ди Кыргызстан миграция идарәсе башлыгы Айгөл Рыскулова.

“Русиядә Кыргызстаннан килеп канунсыз эшләүче мигрантлар да бар. Алар күп түгел. Әмма бер сыер бөтен көтүне пычрата, дигәйндәй, моннан чыгып Кыргызстаннан килгән бөтен мигрантларга мөнәсәбәт үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә без Русия федераль миграция хезмәте белән мигрантлар канун нигезендә эшләсен өчен тырышабыз. Бүген Русиядә 300 меңгә якын кыргыз мигранты эшли”, ди Айгөл Рыскулова.

Татарстанда исә, мигрантлар мәсьәләсе шулай ук кискен тора. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, быел республикага 140 меңнән артык мигрант килгән. Аларның 100 меңе БДБ илләреннән. Әмма якындагы 3-4 елда Татарстанда мигрантларга мохтаҗлык зур булачак, ди ул.

“Бүген Татарстанда зур төзелеш проектлары башкарыла. Биредә эшләргә югары квалификацияле белгечләр кирәк. Республикада урнаштырылган социаль-сәяси, иктисадый тотрыклылык, төрле диндәге, милләттәгеләргә толерант карау көннән-көн күбрәк мигрантны җәлеп итә”, ди Миңнеханов.

XS
SM
MD
LG