Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенко кырымтатар сөргенен искә алу турында


Украина президенты кырымтатарларның сөргенгә җибәрелүенә 65 ел тулуны зурлап искә алырга куша.

Кырымтатарларны туган җирләреннән сөргенгә җибәрүгә 65 ел тулуны искә алырга әзерлек барганда Украина президенты Виктор Ющенко Украина һәм Кырым хакимиятләренә, шулай ук Акмәчет шәһәре җитәкчелегенә искә алу чаралары үткәрүне йөкләде.

Украина хөкүмәтенә Акмәчеттә кырымтатарларны милләтенә карап сөргенгә җибәрүгә 65 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе, фәнни-гамәли конференция үткәрү, бу сөрген турында фәнни тикшеренүләрне көчәйтү йөкләнә.

Уку һәм мәдәният йортларында сөрген корбаннарының истәлеген мәңгеләштерү чаралары, Киев белән Акмәчеттә һәм Украинаның башка шәһәрләрендә бу турыда документаль, нәфис һәм фотокүргәзмәләр үткәрелергә тиеш.

Ющенко шулай ук кырымтатарларның һәм башка кешеләрнең милләтенә карап сөргенгә җибәрелүе белән бәйле вакыйгалар турында документаль фильм төшерергә, фәнни, фәнни-популяр, әдәби-публицистик әсәрләрне, документларны украин, рус һәм кырымтатар телендә бастырып таратырга куша.

Президент хөкүмәткә барлык бу чараларны финанслау мәсьәләсен дә йөкли.

Президент карарында шулай ук хөкүмәткә Кырымдагы социаль-икътисадый хәлне яхшырту, милләтенә карап сөрелгәннән соң Украинага, туган якларына кайтканнарның һәм аларның варисларының тормышын җайлау турында элегрәк чыгарылган карарларның үтәлешен тикшерү дә йөкләнә.

Ющенко шул тикшерү нәтиҗәсендә ул карарларның үтәлүен тәэмин итәргә, аларны үтәргә теләмәүчеләрне җавапка тартырга куша.

Кырым хөкүмәтенә исә Акмәчет һәм Акъярда искә алу чаралары үткәрү, иҗтимагый оешмаларга, хәйрия вакыфларына матәм җыеннары оештыруда ярдам итү, кырымтатарларга үз дини йолаларын үтәү хокукларын гамәли куллану өчен шартлар тудыру йөкләнә.

Президент карары нигезендә, Украина тышкы эшләр министрлыгы, Дәүләт телевидение һәм радио комитеты сөргеннең 65 еллыгына багышланган чаралар турында мәгълуматны читтә һәм илнең үзендә таратырга тиеш.

Анда шулай ук бу фаҗига турында радио һәм телевидение тапшырулары әзерләү, киңкүләм мәгълумат чараларында бу фаҗиганы кичергәннәрне һәм шаһитләрне сөйләтү кирәклеге әйтелә.

Украина җитәкчелегендә бу көннәрдә хакимият өчен каты көрәш баруын, һәм президент Виктор Ющенконың моңа кадәр чыгарган күп кенә карарларының үтәлмәвен истә тотып кырымтатарлар һәм кайбер күзәтүчеләр сөргеннең 65 еллыгына багышланган бу карарның да күп кенә өлешләренең үтәләчәгенә зур шик белән карый.
XS
SM
MD
LG