Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православ динен КамАЗлар белән таратачаклар


Күчмә чиркәү
Күчмә чиркәү

Волгоградның транспорт машиналары эшләп чыгаручы ширкәтендә Мәскәү Патриархиясе заказы буенча Русия армиясе өчен КАМАЗ автомобиле базасында күчмә гыйбадәтханә җитештерелде.

“Тыштан караганда күчмә чиркәү армиядә кулланыла торган, ул саклагыч төскә – яшелгә буялган өч күчәрле хәрби машинаны бик нык хәтерләтә. Башкача булуы мөмкин дә түгел, юлларда йөргәндә без ГОСТ билгеләгән барлык кагыйдәләрне үтәргә тиеш бит”, ди конструктор Юрий Ерёмин.

“Стационар хәлендә – анысы башка нәрсә. Биредә без заказ бирүченең барлык таләпләрен һәм православ чиркәвенең кануннарын исәпкә алып эшләдек. Шарнирларның уникаль системасы йөк автомобиленең кузовын гөмбәзле һәм тәреле, гыйбадәт кылу өчен хәтта аерым бер урыны да булган чып-чын чиркәүгә әверелдерергә мөмкинлек бирә. Аның гомуми мәйданы 40 квадрат метр тәшкил итә. Ул “чиркәү”гә иркенләп 50-ләп кеше сыярга мөмкин”, ди конструктор.

Күчмә чиркәү үзидарәле генератор, җилләткеч-кондиционер, заманча җылыту системасы белән җиһазланган. “Безнең чиркәү климат шартлары иң авыр һәм йөрүе кыен булган җирләрдә урнашкан хәрби берләшмәләргә дә барып җитә ала”, дип саный Ерёмин.

Моннан берничә ел элек кенә Волгоград руханиләре биредә мөселманнарга мәчет төзергә җир бирмәү өчен шактый гауга куптарганнар иде. Менә хәзер шушында ук провослав динен урыс армиясенә кертү өчен яңа ысул уйлап тапканнар. Әлеге яңалык уңаеннан Чаллы мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин “Азатлык”ка:
Чаллы мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин


“Мондый әйбер бар икән, бу бер генә дингә өстенлек бирү дигәнне аңлата. Христиан дине вәкилләре өчен мондый чиркәү эшләнде икән, шундый күчмә мәчет мөселманнар өчен дә булырга тиеш. Русия армиясендә христианнар гына түгел, мөселманнар да бик күп. Аларга да гыйбадәт кылу өчен шартлар булсын. Бу мөһим мәсьәлә һәм бу хакта уйланырга кирәк булачак”, дигән фикерен әйтте.

Язучы Рәшит Бәшәр: “Христианнар динен КамАЗлар белән армиягә кертүне аңлый алмыйм. Бу – урыслаштыру сәясәтенең дәвамы дип кабул итәм. Чиркәү күчеп йөри ала микәнни? Югыйсә, һаман да толерантлык чорында яшибез дип, лаф оралар”, диде.
XS
SM
MD
LG