Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Русия студентлар язы” башланды


14 майдан Казанда “Русия студентлар язы” бәйгесе үтә. Бу чарада катнашучы меңләгән студент “Корстон” кебек иң кәттә кунакханәләрдә торачак.

“Абау, без монда торачакбызмыни?! - дип гаҗәпкә калдылар кунакка килгән студентлар”, диде журналистлар белән очрашуда Татарстанның яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрының урынбасары Андрей Кондратьев. Чөнки аларның сүзләренә колак салганда, Казанның күп кенә кыйммәтле, затлы саналган кунакханәләре бәяләрен 2-3 тапкыр арзанайтып “Русия студентлар язы”на килгән егет-кызларны үз түбәләре астына алалар. Бу исемлеккә “Татарстан”, “Ревьера”, “Грант Отель Казан”, “Шаляпин”, “Корстон”, “Хыял” кунакханәләрен кертергә була. Илкүләм “Студентлар язы”н оештыручыларга әлеге чараның бюджетына бәйле сорау да бирелде, ләкин алар төгәл саннар әйтмәделәр, бары, “Ул бик кечкенә, “Евровидения” белән бөтенләй чагыштырырлык түгел!” дип җавапладылар.

Татарстан җитәкчелеге бу чараны оештыруга бар мөмкинлекләрен куллана. Конкурс программалары шәһәрнең иң яхшы
мәйданнарында, Камал, Качалов исемендәге театр сәхнәләрендә, “Уникс”, “Корстон” , “Баскет-хол” залларында узачак ди

“Руссия студентлар язы” бәйгесе җитәкчеләренең берсе Анастасия Махнакова белдергәнчә, быелгы фестиваль илнең 67 гә якын төбәгеннән 1700 дән артык талантлы егет һәм кызны үз эченә ала. Беренче тапкыр буларак, быелгы "студентлар язы" Руссиядән тыш, Казахстанның Байконур шәһәре һәм Көньяк Осетия республикасы яшьләрен дә үзенә тарта.

Әлеге зур чара алдыннан уздырылган матбугат очрашуында Мәскәүдән килгән кунаклар да бар иде. Алар Казанны яратуларын, Татарстан башкаласының зур җиңүләр шәһәре булуын, әлеге чараның толерантлык үрнәге җирлегендә үтүен дә әйтеп киттеләр.

Илкүләм “студентлар язы” бәйгесенең финал өлешенә 14 май кичендә “Баскет-хол” бинасында тантаналы старт бирелде, йомгаклау гала-концерты 18 майда “Пирамида” сәхнәсендә үтәр дип көтелә.

Оештыручылар “Азатлык” радиосына, бөтен милләт студентлары да талантларын күрсәтә алачаклар, аерым бер көнне үз телләрендә чыгыш ясау мөмкин булачак дип тә ышандырдылар.
XS
SM
MD
LG