Accessibility links

Бенедикт XVI Назәрәттә күмәк гыйбадәт үткәрде


Рим папасы Бенедикт XVI Израил һәм Фәлестин җирләренә сәфәрен дәвам итеп пәнҗешәмбе Көнбатыш Ярның Израил карамагындагы Назәрәт шәһәрендә күмәк гыйбадәт чарасы үткәрде.

Гайсә пәйгамбәр балачагын үткәргән дип саналучы шәһәр янында узган бу чарага дистәләрчә мең кеше җыелды.

Соңрак Бенедикт Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу белән сөйләшүләр үткәрде.

Чәршәмбе Рим папасы Бәетләхемдә Фәлестин җитәкчесе Мәхмүт Габбас белән очрашуда тагын бер мәртәбә бәйсез Фәлестин дәүләте төзүне яклавын белдерде.
XS
SM
MD
LG