Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү: Европа энергия иминлеге Русиядән башка була алмый


Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Андрей Нестеренко Европа Берлегенең Көньяк коридор планы тискәре нәтиҗә бирәчәк диде һәм аның финанс ягыннан үз-үзен аклаячагына шик белдерде.

8 майда үткән Прага саммитында Европа Берлеге Каспий төбәгендәге һәм Якын Көнчыгыштагы яңа энергия чыганакларын куллану планын игълан иткән иде.

Нестеренко Европаның энергия иминлеге мәсьәләсен Русиядән башка гына чишү омтылышлары тискәре нәтиҗә бирәчәк диде.

Русия Прага җыенына үз вәкилен җибәрсә дә, Берлекнең Көньяк коридор планында Русия турында бер сүз дә әйтелми.
XS
SM
MD
LG