Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:36

Русия: 2020 кадәр иминлек стратегиясе


Русия президенты Медведев 2020 елга кадәр иминлек стратегиясен раслады

Русия президенты Медведев 2020 елга кадәр иминлек стратегиясен раслады

Бу документ 1997 елда кабул ителгән һәм 2000 елда төзәтелгән иминлек концепциясен алыштырачак. Иске концепцияне яңа стратегия белән алыштыру кирәклеген Дмитрий Медведев беренче тапкыр узган елның августында Грузия сугышыннан соң әйткән иде.

Документны әзерләү эше иминлек шурасына йөкләнде. Март аенда шура башлыгы Николай Патрушев документның әзер булуын белдерде. Ләкин икенче көнгә үк аны яхшырту өчен тагын бер ай вакыт кирәген әйтте.

Күзәтүчеләр бу кичектерүне Русия һәм американ президентларының 1 апрель очрашуыннан соң ике арадагы мөнәсәбәтләрне яхшырту ниятен документта чагылдыру теләге белән аңлатты.

Әмма документның беренче өлгесен күрүчеләр әйтүенчә, ахыр өлгегә нигездә икътисади кризис белән бәйле үзгәрешләр генә өстәлгән.

Кушма Штатлар белән мәнәсәбәтләргә килгәндә, документта "кайбер алдынгы илләрнең дөньяда хәрби өлкәдә өстенлеккә омтылу сәясәте Русиянең иминлегенә яный", дигән сүзләр бар.

Төньяк атлантик саклану берләшмәсе чикләрен көнчыгышка таба киңәйтү, Кушма Штатларның Европада ракета калканы урнаштыру, галәмне коралландыру ниятләре дә ихтимал янаулар рәтенә кертелгән.

Милли иминлек стратегиясе исемле документка хас рәвештә, әлбәттә, илнең демократик һәм сәяси институтларын яхшырту, конституциядә әйтелгән хокукларны тәэмин итү кирәклеге телгә алына.

Шул ук вакытта, күзәтүчеләр, элеккесеннән аермалы буларак, бу документта басымның шәхес, җәмгыятькә түгел, ә дәүләт, иминлеккә ясалганына игътибар итә.

Русиянең иминлегенә янаган төп чыганаклар арасында чит илләрнең күзләү эшчәнлеге, террорчыл оешмаларның Русиянең конституцион төзелешен үзгәртүгә юнәлтелгән эшчәнлеге китерелгән.

Дөньядагы икътисади кризис һәм энергия чыганаклары өчен көрәш тә илгә җитди зыян китерә алырдай янаулар арасына кертелгән.

Документта әйтелгәнчә, бу чыганаклар өчен көрәш кайбер урыннарда хәтта хәрби көч куллануга китерә ала. Андый урыннар арасында Якын Көнчыгыш, Каспий диңгезе, Үзәк Азия, Арктика төбәкләре аталган.

Элеккесеннән аермалы буларак, яңа докуметта эшсезлек, югары бәяләр, байлар һәм ярлылар арасындагы упкын кебек күренешләр телгә алынган. Ләкин аларның дәрҗәсен күрсәткән саннар китерелмәгән.

Газета.Ру интернет басмасы мәгълүматына караганда, бу саннар җәмгыятькә чыгарылган документка өстәмә рәвештә, яшерен беркетмә итеп әзерләнгән.

XS
SM
MD
LG