Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страссбург мәхкамәсе Русияне чечен гаиләләренә акча түләтә


Страссбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкамәсе Русия Мәскәүнең Чечнядәге хәрби чаралары барышында югалган яки үтерелгән чечен кешеләренең гаиләләренә 90 мең евро түләргә тиеш дигән карар чыгарды.

Бу карар нигезендә, 2000 елның октябрендә хәрби киемдәге кораллы кешеләр алып киткән Асланбек Хәмитовның анасына 10 мең, хатынына 25 мең евро түләнергә тиеш.

Бер авылга туп һөҗүме нәтиҗәсендә үтерелгән Казбек Тайсумов, аның хатыны һәм өлкән кызы эшен карап Страссбург мәхкамәсе Тайсумовның ата-анасына һәм исән калган кызына 52 500 евро түләргә дип карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG