Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ислам оешмасы тыелды: мөселманнарга тап төшермәкчеләр


Русия югары мәхкәмәсе “Таблиг җәмәгать” ислам төркемен экстремистик дип ил күләмендә тыйды. Православ хокук яклаучысы мөселман җитәкчеләрен гаепләмәкче.

Тагын бер ислам оешмасын тыю мөселманнар өчен әлләни гаҗәп тә булмады. Чөнки соңгы вакытта мондый күренешләр инде гадәткә керә бара. Аннары “Таблиг җәмәгате” төркеме турында халык бик аз белә.

“Таблиг” сүзе гарәпчәдән “җиткерү” дигәнне аңлата. Ягъни бу очракта ислам турында мәгълүматны халыкка тарату истә тотыла. Җәмгыять 1927 елда Һиндстан якларында оеша һәм аның төп максаты төрле мөселманнар яшәгән төбәкләргә чыгып ислам турында күбрәк сөйләү була. Шуңа аның тарафдарлары Һиндстан якларындагы кебек төзгә хәтле төшеп торган киң аксылт күлмәк һәм чалбардан йөри, сакал җибәрә.

“Таблиг җәмәгать” оешмасы асылында традицион ислам ята. Ул Хәнәфи мәзхәбенә нигезләнә. Шуңа прокуратураның төркемне радикал дип атавы күп кенә ислам белгечләрендә аптыраш тудырды.

Русиягә кадәр - 2006 елны “Таблиг җәмәгать” төркеме Таҗикстанда да тыелган иде. Анда да ул иминлеккә куркыныч тудыра, ягъни Ислам дәүләтен (хәлифәт) төзүне максат итеп куя дигән карар белән тыелды.

Әмма бу карарны таблигчылар һич аңлап җиткерә алмый. Һәм хакимиятнең мөселманнарны эзәрлекләү өчен чираттагы бер юлы дип саный.

Мисал өчен әле бу көннәрдә генә полиция һәм иминлек хезмәткәрләре Таҗикстанның Дүшәнбе мәчетләрендәге “Таблиг җәмәгате” вәкилләре булуда шикләнелгән мөселманнарны кулга алган.

“Таблиг җәмәгате” тарафларыннан алынган белешмәлекләр, китаплар һәм башка кайбер әйберләр аларның “Хизбуд-Тахрир” кебек ислам хәлифәтен төзергә җыенулары турында дәлилли”, ди эчке эшләр министрлыгы вәкиле Мәхмәтали Асадуллаев.

Таблигчылар аларның сәясәткә бернинди катнашы юклыгын һәм бары ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерү белән генә шөгыльләнүләрен әйтә. Шуңа да карамастан бу төркем тыелгач аларның вәкилләрен эзәрлекләүләр арткан.

Күп кенә Русия мөселманнары да хәзер мәчетләрдәге тикшерүләр күбәер дип шикләнә.

Русия прокуратурасы белдерүеннән соң, бөтендөнья урыс халкы соборы хокук яклау үзәге җитәкчесе Роман Силантьев мөселманнар җитәкчелеге бакчасына таш атмый калмады. Ул Русия мөфтиләр шурасы рәистәше Мөкатдәс Бибарсовны таблигиларны яклап килүдә гаепләде. Ягъни Идел буе һәм Себер мөселманнары арасында өндәүләрен алып барган таблигчыларны Бибарсов чиновниклар хөҗүменнән коткарып килгән икән.

Үзен ислам белегече дип санаган Силантьев “Интерфакска” әйтүенчә, Сарытау хакимият җитәкчеләре мөселман оешмалары белән эшләгәндә бик сак булырга тиеш. Имеш хәзер аларның гамәлләре экстремистларга ярдәм итү дип бәяләнергә мөмкин.

Күрәсең, Силантьевның бу белдерүләре хакимият игътибарыннан читтә калмаган. Взгляд-инфо язуынча, Сарытау прокуратурасында инде өлкәдә таблигчыларны ачыклау эше башланганын әйткәннәр.

Таҗикстанның ислам үсеше партиясеннән Каландар Садретдинзода сүзләренчә, әлеге җәмәгать бернинди зыян китерми.

“Бу көнгә хәтле әлеге төркем сәясәттә катнашмады. Ул безнең җәмгыятькә һәм иминлеккә бернинди куркыныч тудыра алмый. Минем уйлавымча, хакимиятләр монда арттырып җибәрә”, ди ул.
XS
SM
MD
LG