Accessibility links

Ике “антифашист”ка хөкем карары чыкты


Ренат Терегулов шартлы рәвештә ике ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ә Артур Вәлеев дүрт ел колониядә утырырга һәм зыян күрүчегә 31,5 мең сум акча да түләргә тиеш.

Казан шәһәренең Вахитов районы мәхкәмәсендә булган утырыштан соң Вәлеевнең адвокаты эшне кабат карауга бирәчәген белдерде. Аның сүзләренчә, яклаучысының кулында пычак булмаган һәм ул бу хакта ялгыш кына ычкындырып җибәргән.

Хәл Казанның “Кольцо” сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә була. Бу ике егет анда шулай ук формаль булмаган төркем “фашист-скинхедлар”лар белән очраша. Күбрәк булган “фашист-скинхедлар” аларга бәйләнә башлый. Тикшерү белдерүенчә, әгәр “антифашист”ларны өченче берәү килеп машинага утыртып алып китмәсә, үзара тәпәләшүгә үк барып җиткән булырлар иде.

Берникадәр вакыттан соң “антифашист”лар башка бер җирдәрәк, алар күбәйгән була инде, шулай ук “фашистлар” төркеменнән ике балигъ булмаган яшь егетне күреп ала һәм тәмәке сорап аларны кыйный ук башлый. Берсенең гәүдәсен һәм башын 32 тапкыр дөмбәсләгәннәр, дип белдерә тикшерү.

Шуннан соң Вәлеев “үзара килешүне үтәмичә” пычак чыгарып икесенә дә берничә тапкыр кадый. Идеологик дошманнарыннан үч алгач “антифашист”лар кача.

Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, Казандагы рәсми булмаган “антифашист” яшьләр оешмасына 20ләп кеше керә.
XS
SM
MD
LG