Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:45

Бу атна башында Истанбулның “Cäylan İnterkontinental” исемле отелендә 7-нче Евразия Ислам шурасы ачылды. Аны Төркиянең дин эшләре рәислеге оештыра. Монда 42 илдән 80-ләп дин эшлеклесе катнаша.

Бу халыкара Ислам илләре җыелышына бирелгән әһәмият ачылыш тантанасында премьер-министр Рәҗәп Тайип Әрдоганның катнашуыннан һәм шурада катнашучы кунакларның президент Гүл тарафыннан кабул ителүвеннән күренә.

Әйтергә кирәк, катнашучылар арасында Русиядән дә байтак дин әһеле, аерым алганда, Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Җафар Панчаев бар иде.

Шура утырышын премьер Әрдоган ачты. Ул: “Без барыбыз да мәгънәсе тынычлык булган бер дин әгъзалары. Ләкин тормышта бу мәгънәнең чагылышын җитәрлек дәрәҗәдә күрмибез. Чөнки күп очракта ислам дине террор белән бергә телгә алына башлады. Без исә беркайчан да террорчылыкны якламадык. Әгәр дә анти-семитизмны кешелек җинаяте дип кабул итәсез икән, мин дә шулай ук кабул итәм. Ләкин ул чакта Исламофобия, ягъни исламнан курку да кешелек җинаяте”, дип белдерде.

Төркиянең дин эшләре рәисе профессор Али Бардакоглу үз чыгышында, Ислам дөньясының артта калу сәбәпләренә тукталды. Аның сүзләренә караганда, мөселманнар яшәгән илләр колониаль көчләр хакимияте астына калуы, үзара талашуы, мөслеманнар яшәгән районнарда атеизмның хөкем сөрүе, дини белемнәрнең өйрәтелмәве аркасында ислам илләре тормштан артта кала.

Бардакоглуннан соң, Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте башлыгы, мөфти Тәлгать Таҗетдингә иң олы кеше буларак, сүз бирелде. Ул төрекчә чыгыш ясады.

“Безнең ата-бабаларыбыз мең елдан бирле исламга һәм кешелеккә хезмәт итте. Бүген Алла дигән берәүне ничек “террорчы” дип атый алалар? Без ничек бу хәлгә төштек соң? Бу сорауга җавап табу өчен, иң элек үзебезгә карарга тиешбез”, диде ул.

Тәлгать хәзрәттән соң, күптән түгел генә бәйсезлек яулаганн Косованың Ислам берлеге рәисе Наим Тернава мөселманнар арасында хезмәттәшлекнең әһәмиятенә басым ясады.

Азәрбайҗан дин оешмаларының дәүләт комитеты президенты Хидаят Оручов исә, әрмәннәр белән булган проблемалар турында сөйләде.

Шураның төштән соңгы утырышында Петербур мөфтие Җафар Панчаев чыгыш ясады. Ул Ислам турында информациянең яжа технологияләр аша киңерәк тарала алуын искә төшерде. “Ислам дин генә түгел, ул бер үк вакытта яшәү рәвеше”, - дип әйткән Панчаев, - кешеләрнең динне үз мәнфәгатьләре өчен куллануларына киртә куярга кирәк, чөнки мондый хәлләр дингә зыян сала”, дип белдерде.

Украинадан килгән Кырым мөселманнары мөфтие Әмирали Аблаевның чыгышы исә күп кешенең йөрегән әрнетте. Ул: “Рус җәмгыятендә яшәү бик кыен. Телебезгә, динебезгә хуҗа булыйк дип, туган илгә кире кайттык. Ләкин кызганыч, бүген хәлебез чын мәгънәдә начар. Без күршеләребездән ярдәм көтәбез. Безнең вәзгыятебезне, хәлебезне сораган кеше юк. Мәчет салам дисәң, җир бирмиләр. Мин үзем җир сатып алып төзим дисәм дә, кушмыйлар”, дип Кырым татарларының авыр хәле турында сөйләде.

Белорус мөселманнарының мөфтие Әбу Бәкир Шабанович та шура җыелышларында беренче мәртәбә катнаша икән. Ул да христаннар арасында яшәүнең кыенлыкларын телгә алды. “Совет чорында безне шул хәтле изделәр ки, әле дә аякка баса алмыйбыз. Белоруста 11% халык мөселман, бүгенгә кадәр 12 мәчетне генә торгыза алдык”, дип әйтте.

XS
SM
MD
LG