Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатыйп Миңнегуловка 70 яшь


Галимнәр, сәнгатькәрләр, рәсмиләр, укучылары галимне Казан дәүләт университетының актлар залында тәбрикләде.

Күренекле галим Миркасыйм Госманов Хатыйп Миңнегуловка Татарстан фәннәр академиясе рәхмәт хаты тапшырды һәм Русиянең төрле төбәкләренә таралган Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар үзләренә белем биргәннәр арасыннан бигрәк тә Хатыйп Миңнегуловны еш искә алуларын әйтеп узды.

“Хатыйп Миңнегулов безнең факультетның һәм университетның иң актив лекторларының һәм укытучыларының берсе”, диде Госманов.

Бу тантанада Татарстан мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева имзалаган рәхмәт хатын тапшырды.

“Сез республикабызда һәм аның чикләрендә язучы, татар әдәбияте үсешенә өлеш керткән туры сүзле саллы фикерле галим, дәреслекләр авторы һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак танылдыгыз.

Сезнең чит илләрдә яшәргә мәҗбүр булган газиз милләттәшләребезнең һәм XX йөз әдәбияты шәхесләренең тормышын, күпкырлы иҗатын өйрәнү, язмаларын кабат халыкка кайтару юнәлешендәге нәтиҗәле эшчәнлегегез зур игътибарга һәм хөрмәткә лаек.

Каюм Насыйри, Акмулла, Заһир Бигиев, Ризаэтдин Фәхретдин хакындагы язмаларыгыз, Садретдинов белән бергә язылган “XIX йөз татар әдәбияте ядкарьләре”, “XIX йөз татар хрестоматиясе” исемле китапларыгыз, “Татар әдәбияты һәм Шәрек классикасы”, “Чит илләрдәге татар әдәбияты” дигән монографияләрегез педагогик һәм гыйльми эштә киң файдалана.

Күпкырлы фәнни хезмәтегез белән беррәттән сез берничә дистә еллар буе йөзләгән укучыларыгызга үзегезнең белемнәрегезне бирдегез. Ирешкән барлык уңышларыгыз, үзегезне аямыйча эшләвегез сезнең тырышлык нәтиҗәсе.

Моны Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан республикасының дәүләт бүләге, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия тагын беркат дәлиллиләр”, диелгән әлеге рәхмәт хатында.

Тарихчы, Татарстан фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров Хатыйп Миңнегуловны күпкырлы эшчәнлеге белән беррәттән татарга Дәрдемәндкә юл ачучы галимнәрнең берсе дип тә белдерә.

“Дәрдемәндкә юл ачучыларның берсе, әлбәттә, Хатыйп, син. Аның иҗаты зур түгел, ә һәрбер сүзенә зур мәгънә салынган шагыйрь. Менә ул мәгънәне ача башлаган, һәрбер сүзенең нинди эчтәлеккә ия икәнлеген күрсәтә белгән кеше дә - син”, диде Таһиров.


Кичәгә җыелган галимнәр Казан дәүләт университетының актлар залы соңгы берничә ел эчендә гел татарча гына дип әйтерлек сөйләнгән, шигырь һәм җырлар да яңгыраган, куш тырнаклар эчендә әйткәндә, мондый “татар туе” күргәне булмаган иде, дип белдерде.

Күренекле галимне олы бәйрәме белән хезмәттәшләре, фән дәрьясы гына түгел, артистлар, инде күптән университет бетереп кайдадыр эшләүче укучылары да, шагыйрь һәм язучылар да тәбрикләде.

Филология фәннәре кандидаты Әлфәт Закирҗанов, Хатыйп Миңнегуловны Урта гасыр татар әдәбияты һәм гарәп, фарсы, төрки классикасы белгече итеп таныткан хезмәт – “Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы”. Галим татар әдәбиятының Шәрык классикасы белән булган күп гасырлык тыгыз бәйләнешен тикшерә һәм мисал-дәлилләр аша татар сүз сәнгатенең мөселман мәдәниятенең бер тармагы булуын билгели”, дип белдерә.

Хатыйп Миңнегуловның 1967 елдан алып бүгенгә кадәр булган гомере университетның татар әдәбияты кафедрасы белән бәйле.
XS
SM
MD
LG