Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәтзәки Вәлиди тирәсендә бәхәсләр тынмый


Башкортстанда танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтзәки Вәлиди шәхесенә кагылышлы ыгы-зыгы һаман да тынмый.

Башкорт телендә чыгучы “Башкортстан” гәзите үзенең 15 май санында да бу мәсьәләгә кагылышлы зур гына мәкалә бастырган. “Бөек шәхескә нахак ябешмәс” дип аталган бу язмада Әхмәтзәки Вәлидигә тагылган гаепләр кире кагыла һәм аның якты истәлегенә кара күләгә төшерүчеләр каты тәнкыйтькә тотыла.

“Комсомольская правда” гәзитенең Башкортстан бүлеге бинасында “Әхмәтзәки Вәлиди Гитлер куштаны булганмы?” дип аталган сөйләшү булып үткән иде. Анда төрле матбугат басмалары һәм электрон мәгълүмат чаралары журналистлары катнашты.

Соңгы айларда үзәк киң мәгълүмат чараларында һәм кайбер электрон сәхифәләрдә Әхмәтзәки Вәлидигә карата байтак гаепләр тагылды. Аерым алганда, танылган галимне фашистик Германия җитәкчеләре белән хезмәттәшлектә гаепләгән язмалар дөнья күрде.

Матбугат очрашуында катнашкан галимнәр журналистларның күпсанлы сорауларына тәфсилле җаваплар бирде. Алар һәрберсе Әхмәтзәки Вәлидигә гаеп атучыларның бернинди тарихи вакыйгаларга да нигезләнмәвен, аларның белдерүләренең бернинди дә тарихи фактлар белән дәлилләнмәвен ассызыклады.

Зәки Вәлиди шәхесенә карата шик белдерүләр аеруча Уфадагы урамга аның исемен биргәннән соң көчәеп китте. Кайбер тарихчы галимнәр мәгълүматларына нигезләнеп, матбугатта Зәки Вәлидине Гитлер Германиясе белән хезмәттәшлектә гаепләгән язмалар дөнья күрде һәм алар әле дә күренгәләп кала.

Әле “Башкортстан” гәзитендә дөнья күргән язмада Мюнхенда яшәүче Гариф Солтанның да исеме телгә алына. Җәя эчендә генә бирелгән редакция искәрмәсендә Гариф Солтан “Мюнхенда яшәүче сатлыкҗан” дип тамгалана. “Башкортстан” гәзите хезмәткәрләре үз язмасында Әхмәтзәки Вәлидигә гаеп ташлаучылар кулында бернинди дә документлар юк, дип белдерә. Шул ук вакытта алар Гариф Солтанның сатлык булуы хакында үз кулларында документлар булмаса да, “Азатлык” радиосын озак еллар җитәкләгән танылган шәхесен “сатлыкҗан” дип бәяли.
XS
SM
MD
LG