Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хоккей тренерлары 5 миллион долларга сатып алынды


Башкортстан җитәкчеләре, республикада “Салават Юлаев” хоккей клубы данын төшермәс өчен, чираттагы күп бәхәсләр тудырган адымга барды.

Русия хоккей җыелма такымының ике тренерын – Вячеслав Быков белән Игорь Захаркинны “Салават Юлаев” командасына тренерлар итеп җәлеп итте алар. Атнакич көнне Уфада Мәскәү тренерлары белән ике елга исәпләнгән хезмәт килешүе төзелеп тә куйды.

Әлеге килешүнең бәясе 5 миллион долларга төшкән. Моны республика җитәкчеләре әлләни киң җәелеп сөйләргә теләмәсә дә, шушы сан барыбер киң җәмәгатьчелеккә чыкты һәм ул халык арасында төрле фикерләр тудырды.

Кайберәүләр Мәскәү тренерларын чакыруны хупласа, икенче берәүләр моны республика салым түләүчеләре акчасын юкка сарыф итү дип ризасызлыгын белдерә. 5 миллион доллар акчага юк кына хезмәт хакына эшләп йөрүче бюджет хезмәткәрләренә йөзләрчә фатир алып биреп булыр иде, дип үз дәлилләрен китерә андый ризасызлар. Хоккей абруен төшермәс өчен генә шул хәтле акча түгүне, әлбәттә инде, очын-очка гына ялгап яшәүчеләр аңлый да, кабул итә дә алмый.

“Салават Юлаев” такымының кыйтга беренчелеге ярышларына үтә алмавы республика җитәкчелегенә авыр күңел ярасы салды. Хәзер инде, теләсә күпме акчалар түгеп булса да, чемпион исемен кире кайтару максатын куя шикелле хакимиятләр. Ләкин авыр кризис чорында бу гамәлне күпләр кабул итми, билгеле.
XS
SM
MD
LG