Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал Рәхимовны саклаучылар кимегән


Башкортстан президенты улы Урал Рәхимовның шәхси иминлеге сизелерлек куркыныч астында калган.

Моңа иң беренче дәлил – аның Уфадагы Коммунистик урамындагы эш бинасы каршындагы сакчыларының эшеннән алынуы. Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Урал Рәхимовның затлы эш бинасы каршында урам ягыннан ике капкада карадан киенгән өчәр сакчы тора иде. Хәзер бу капка төпләре бушап калды.

Күптән түгел Башкортстан Ягулык-энергетика тармагына караган ширкәтләрне Русиянең “Система” холдингы сатып алган иде. Ширкәтләр белән бергә аларның барлык күчемсез милке, эш һәм ял биналары да мәскәүләр карамагына күчте. Шулай итеп моңарчы республика ягулык-энергетика тармагының хуҗасы булган Урал Рәхимов үз ширкәтләреннән колак каккач, аның сакчылары да бетерелде. Шулай да аның берничә тән сакчысы калдырылган булуы мәгълүм.

Соңгы көннәрдә Урал Рәхимовның кайда булуы хакында мәгълүматлар ишетелми. Шулай да “Салават Юлаев” хоккей клубы президенты буларак, 2007 елда гына Уфа үзәгендә төзелеп беткән мәһабәт Боз сараенда аңа офис әзерлиләр икән дигән сүзләр таралды.
XS
SM
MD
LG