Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раил Сарбаев өстендә болытлар куера


Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаевка карата җинаять эше ачылган.

Бу хакта Башкортстан прокуратурасының тикшерү комитетының тикшерү идарәсе хәбәр итә. Раил Сарбаевка карата җинаять эше “алдакчылык” маддәсе нигезендә ачылган дип әйтелә. Раил Сарбаев Уфа янындагы биләмәләрдән ялган рәвештә, арзанга гына, үзенә җир алган дип белдерелә.

Бу эшнең башы бу елның февраль аена ук барып тоташа. Башкортстаннан Русия дәүләт думасына сайланган депутат Морат Киекбаев, шушы мәсьәлә буенча, февральдә үк, Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев белән Башкортстан эчке эшләр министры Игорь Алешинга мөрәҗәгатьләр юллаган иде.

Депутат белдерүе сыйфатында җибәрелгән ул мөрәҗәгатьләрдә Киекбаев Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаевны, үз вазыйфаларыннан файдаланып, ялганлашуда һәм дәүләт казнасына зыян китерүдә гаепл. Депутат раславынча, Раил Сарбаев 2007 елда, Башкортстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булган вакытта, ялган документлар белән Уфа янындагы Чесноковка авылыннан йорт төзү өчен җир ала. Нәтиҗәдә, базар хакы 4 миллион сум торган ул җир биләмәсе Раил Сарбаев өчен нибары 33 мең сумга гына төшә. Шулай итеп дәүләткә 4 миллион сумга якын зыян китерелә, дип белдерә Морат Киекбаев.

“Хәзер Русия дәүләт думасына Башкортстаннан сайланган депутатлар республика президенты Мортаза Рәхимовка Раил Сарбаевны эшеннән алуны сорап мөрәҗәгать юллаячак”, ди Морат Киекбаев.

Раил Сарбаевка моңа кадәр дә берничә зур гаеп ташланган иде. Аның берсе Сибай шәһәрендәге прокурорны үтертүгә бәйле булса, икенче очрак Йомагуҗа сусаклагычын төзегәндәге финанс мутлыкларга кагылышлы. Раил Сарбаев үз чиратында барлык гаепләрне дә кире кага.

Бәйсез аналитиклар фикеренчә, Раил Сарбаевка карата басымның соңгы вакытта янә артуы ул республика президентына да басымны аңлата. Мәскәү тарафлары Мортаза Рәхимовка вазыйфасыннан китәргә вакыт җиткәнлекне төрле юллар белән искәртә, ди алар.
XS
SM
MD
LG