Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

Бу атнада Төркиядә көрдләргә өстәмә хокуклар бирү мәсьәләсе көн үзәгендә иде.

Бу турыда президент Гүл, премьер Әрдоган, Эчке эшләр министры Аталай, Демократик Җәмгыять фиркасе (ДҖП) лидеры Түрк, оппозициядәге Җөмһүрият Халык фиркасе (ҖХП) лидеры Байкал, Милләтче Хәрәкәт фиркасе (МХП) лидеры Баһчәли, журналистлар һәм башкаларның әйткәннәре, тәкъдимнәренә мәгълүмат чаралары әһәмият бирде.

“Төркиядә көрдләр мәсьәләсе бик мөһим, без аны тиз арада чишәргә тиешбез. Аны чишү өчен тарихи форсат та туды, без моны кулдан ычкындырмаска тиешбез”, дип белдерде президент Гүл Прагадан кайтышлый журналистларга. Премьер Рәҗәп Тайип Әрдоган да Азәрбайҗанга очар алдыннан: “Президентыбыз яхшы ниятен күрсәтте. Һәммә кеше яхшы нәрсәләр өчен тырышса яхшылыклар, начарлыклар теләсә начарлыклар булыр”, дип белдерде.

Эчке эшләр министры Бәшир Аталай: “Исемен ничек кенә куймагыз, алдыбызда Төркиянең иң мөһим проблемасы тора. Бүгенге көндә эчке һәм тышкы шартлар хәзер яхшырак. Без һәрдаим террор белән яшәү урынына тыныч тормыш телибез. Бергәләп яшәү юлын табарга тиешбез”, дип белдерде.

Ул премьер Әрдоганның көрдчә авыл исемнәрен яңадан торгызу мөмкин дигән тәкъдименә, “таләп булса, ни өчен ясалмасын”, дип җавап кайтарды.

“Миллият» газетасында Хәсән Җәмалның Төньяк Гыйракта, Кандили тавында, ПКК базасында аның җитәкчесе Мурат Караялчын белән үткәргән әңгәмәсе басылган иде. Караялчын бу әңгәмәсендә әлегә корал ташларга ниятләре булмавын әйткән. Моңа Әрдоган: “Без һәр төрле таләпне күзәтеп барабыз”, диде.

Фырат университеты доценты Һарун Тунчәлнең тикшеренүләреннән күренгәнчә, 1940 белән 2000-нче еллар арасында Төркиядә 13211 авылның, ягъни Төркиядәге авылларның 35 %-ның исемнәре үзгәртелгән. Дөрес, алар арасында көрд исемнәре генә түгел, грузин, татар, чәркәс, лаз, гарәп, грек, әрмән, хәтт шүмәр кебек тарихи халыклар белән бәйле исемнәр дә төрекчәгә алмаштырылган.

Хөкүмәт ТРТ-нең көрдчә тапшырулар ясаган бер каналын карагач, көрдчәнең һәр җирдә рәхәтләнеп куланылуын тәэмин итү турында җитди адымнар ясый башлады. Әмма Төркиядә ПКК терроры дәвам иткәндә, көрдләр белән бәйле реформалар ясау һич тә җиңел түгел. Бу атнада шартлаткычларга басып һәлак булганнар арасында гаскәриләр һәм гади халык та бар идее. Үткән атнада бер көдр авылында 44 кеше һәлак булган иде.

Шул сәбәпле дә оппозиция хөкүмәтнең бу позициясенә көчле каршылык күрсәтә. ҖХП лидеры Дәниз Байкал парламентта партиянең җыелыш залында ясаган чыгышында, “ПКК террорны ташлыймы, әйтелгән нәрсә коралларны ташлау түгел, ә вакытлыча кулланма гына”, дип белдерде. МХП лидеры Дәүләт Бахчәли исә: “Хөкүмәт кем белән килешәчәк”, дип хөкүмәтнең террор оешмасы ПКК белән мөнәсәбәткә керү нияте булуына ишарә итте һәм хөкүмәтне хыянәттә гәепләде.

Көрдләрнең ДҖП лидере Әхмәт Түрк исә, мәсьәләнең констиуциядә ясалачак үзгәреш белән чишелә алачагына ишарә итте. “Төркия Косовадагы 5% төрекләрнең төрекчә сөйли алуына ничек әһәмият бирсә, Төркиядәге 20 миллион көрднең үз телендә сөйләү хокукына шулай ук әһәмият бирсен”, диде.

Озын сүзнең кыскасы, террор туклатмыйча, көрдләргә мәдәни хокукларны тагын да күбрәк бирелә алу ихтималы комга терәлә. ПКК-ның таләпләрен тормышка ашыру батырлыгын күрсәтәчәк бер хөкүмәтнең исә хакимияттә кала алуы бик мөмкин була алмас иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG