Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:06

Җомга көнне Татарстан фәннәр академиясенең еллык җыелышы булды. Анда сүз республика галимнәренең соңгы елда башкарган эшләре һәм хәзерге чорда иң мөһим мәсьәләләргә акыл ияләренең карашы турында барды.


Елга бер тапкыр


Авыл җирендә колхозның еллык җыелышы бөтен халык өчен бер мөһим һәм дулкынландыргыч мәҗлес була. Менә шунда инде барлык борчылулар, мактанулар, рәнҗүләр әйтелә дә. Авылдашлар да, район үзәгеннән килгән түрәләр ишетсен, җитәкчеләр исә халыкка үз теләгәннәрен җиткерергә тырышалар. 1300 фәннәр докторы, 6000-нән артык кандидат яшәгән Татарстанның Фәннәр академиясе, әлбәттә, колхоз җыелышы түгел. Анда һәрвакытта ипләп, үлчәп кенә сөйлиләр.

Югары фәлсәфә һәм техник төшенчәләр артында кемнең кемне мактаганын яки хурлаганын аңламассың. Шулай да, Фәннәр академиясе Татарстандагы фәнни үзәкләрендә, институтларында эшләүче галимнәрнең биштән берен генә үз карамагында тотуга карамастан, ТФА жылышы республиканың фәнни җәмәгатьчелегенең төп корылтае, булып тора. Гадәттә анда Татарстан президенты катнаша һәм үзе өчен иң мөһим булган фикерләрне әйтә, аңа да кирәген ишеттерәләр.

Быелгы академия җыелышына Миңтимер Шәймиев киләчәген алдан ук белдереп, журналистлар исемлеген ике көн алдан төзеделәр. Кулга таратылган пресс-релизда да чыгыш ясаучылар арасында президент исеме күрсәтелгән иде. Әмма Шәймиев җыелышка килмәде. Академиклар урынына ул Иделбуе бүлгесендәге төбәк җитәкчеләре һәм президент Медведев белән очрашты.

Техник фәннәр, химия заманы

Фәннәр академиясе җыелышында да нефть һәм химия турында тәфсилләп сөйләделәр. Академиянең президенты Әхмәт Мазһаров үзе дә җир маен табу, эшкәртү белән шөгыльләнүче фәнни институтны җитәкли. Ул республика галимнәренең иң зур эше итеп, нәкъ менә шул химия, нефть эшкәртү, физика, машина төзү турында сөйләде.


40 минутлап дәвам иткән чыгыштан соң, башка академиклар нигездә төгәл фәннәр һәм технология белгечләре чыгыш ясады. Кризиска әллә ни зарланмадылар, ә менә галимнәрнең акыл көчен һәм фәнни оешмаларның мөмкинлекләрен зурладылар. Мондый мөмкинлекләрне файдаланмау хыйлаф булыр иде.

Нотыкчылар, Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов килүеннән файдаланып, үзләренең тәкъдимәрен, гозерләрен яңгыраттылар. Нано-индустрия, каты нефть эшкәртү, машина төзү, «Идел-Алтай: дөнья цивилизацияләре чыганагы” дигән программаны гамәлгә кую кебек проектлар иң беренче чиратта тора.

Йолдыз санаучылар Казанга килә

2009 елда Казанда астрономнарның дөнья күләмендәге халыкара корылтае булачак, шуңа әзерләнергә кирәк икән. Йолдыз санаучыларның иң атаклысы – Германиядә яшәүче Рәшит Сюняевның һәм Татарстан фәненең абруе ярдмендә август аенда Казан астрономия мәркәзе булырга җыена.

Чыннан да, төпле акыллы, тирән фикерле чыгышлар агымдагы дөнья вак-төягенә игътибар итмичә генә яшәргә өнди кебек. Әмма тормыш үзенекен итә. Урамда кризис. Һәм фәнгә ул бигрәк тә каты суга.

Бензин урынына аккумулятор

Алберт Гыйльметдинов
Мәгариф һәм фән министры Алберт Гыйльметдинов машиналарның күбесе якын киләчәктә бензин белән түгел, ә аккумулятор, батарей белән йөриячәген әйтте. Университет физиклары һәм башка галимнәр белән ул 1 миллиард рубльлек програм әзерләгән. Эшләр болай китсә, бензинга почет бетә, барысы да батарейда гына йөриячәк. Аккумуляторның киләчәген Америка галимнәре шулай дип бәяләгәннәр.

Һәм бу хакта Мәскәүдә чыгучы “Наука и жизнь” журналында язылган. Татарстанның фән һәм мәгариф министры Алберт Гыйльметдинов шул хакта сөйләгәннән соң, үзенең мәгърифәт белән шөгыльләнүен искә төшереп, бу мәсьәләләрне Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тулырак яктыртыр дип, мөнбәрдән төште.

Казнага акча керми

Фәрит Мөхәммәтшин исә чыннан да, икътисадны, мәгарифне яктыртканда турыдан ярып сөйләде. Галимнәр шәп, Татарстан фәне көчле, республика әйбәт. Әмма беренче кварталда Татарстан казнасына 6 миллиард рубльгә кимрәк акча кергән. Бу былтыргыга караганда 30 процентка кимрәк акча керү дигән сүз. Шуңа күрә тиздән бюджетны төзәтәчәкләр. Үзгәрү, әлбәттә, чыгымнарны киметү ягына. Фәнгә, мәгарифкә зыян килерме? Акча җитәрме бу эшләргә?

Фәрит Мөхәммәтшин дә, Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов та, фән, мәгариф хисабына экономияләргә ярамый, диделәр. Һуманитар фәннәргә инвестиция кертсәң, нинди файда бар? Дәүләткә күпме файда кайта? Федерализм, тарих, балалар китаплары, икътисадка күпме файда бирә? Эрмитаж күргәзмәсен анда сатып алынган билетлар белән һич үлчәп булмый. Әйтик, ни өчен галактика ачарга ди? Аны сатып булмый. Аның каравы башка һәм бик югары дәрәҗәдәге фикерләү дәүләткә дәрәҗә бирә.

Галактика ачудан ни файда?

Зыянга эшләүче авыл хуҗалыгына дотация бирәләр, ә һуманитарияләр кайвакыт әрәм тамак дип санала. Фәрит Мөхәммәтшин да зур ширкәтләрнең үстерү һәм акча эшләү әһәмиятен таныса да, мәгарифнең сәяси әһәмиятен азсызыклады. Татарстанның федераль үзәк белән укыту стандарты өчен якалашу тиктомалга түгел. Русиядәге барлык халыкларның да милли телдә укуын, сөйләшүен кысрыклауга каршы Татарстан җитәкчелегенең адымнарын һәм позициясен аңлатты ул.

Һуманитар галимнәрнең ачынуы нефтехимиклар ягыннан бәхәс уятмады. Алар да шулайрак уйлый икән. Эш республика хакимиятендә. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан галимнәрен, фәнне, мәгарифне кыерсытмау сәясәте киләчәктә дә сакланачак, дип әйтте.

Һәйкәлләр остенә бульдозер килә?

Бу җыелышта ачы тәнкыйть сүзләре күп яңгырамады. Шулай да Рафаил Хәкимовның матди байлыкларны, административ куәтне тотучылар бакчасына таш атуына һәркем игътибар итте. Без тарихи һәйкәлләр ачабыз, диде ул. Мәсәлән, Алабуга тирәсендәге Ананий казылмаларына 2000 ел. Ә кемнәрдер шушы тарихи калкулыкларны тигезләп, юл салалар, бульдозер хакимлеге өстенлек итә, диде Рафаил Хәкимов.
Әхмәт Мазһаров


Шәһәр башлыклары, хөкүмәт җитәкчеләре, зур ширкәт вәкилләре үзләрен аклап, бәхәскә кермәделәр. Чөнки бу тема Фәннәр академиясенең көн тәртибендә түгел. Президентның элекке киңәшчесе гадәттәгечә, башкара хакимиятнең арт сабагын укытты, ә галимнәр, әлбәттә, менә шушы һуманитар кыйммәтләрне яклау ягында булдылар. Фәннәр академиясенең карарында гыйльми җәмәгатьчелекнең югары мәктәпләр, фәнни үзәкләр һәм дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлеген көчәйтү чаралары билгеләнгән.

Картлар һәм яшьләр

Академикларның күпчелеге 70 яшь тирәсендәге аксакаллар. Урта яшьтәгеләр “өлгергәнче” үзләре дә олыгаеп китәләр. ТФА җитәкчеләре моны аңлый. Җомга көнне үткән җыелышта бер төркем студентларга Академиянең стипендияләре тапшырылды. Университетның элекке ректоры Александр Коновалов әйткәнчә, Татарстанда галимнәрнең 30 проценты яшь буын вәкилләре. Шуңа күрә бу җыелыш картларча түгел, яшьләр рухында үтте. Киләчәккә карап өметләнгәндә, кризисның кайчан бетәчәгенә бернинди фараз да әйтелмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG