Accessibility links

Кайнар хәбәр

Музейлар “Азатлык” белән кызыксына


Чепья һәм Карадуган авыллары музейлары директорлары Гарифҗан Галиев һәм Бакый Зыятдинов
Чепья һәм Карадуган авыллары музейлары директорлары Гарифҗан Галиев һәм Бакый Зыятдинов

Музейлар хезмәтен тагын да яхшырту максатыннан, Татарстан мәдәният министрлыгы Милли музей белән берлектә фәнни-гамәли семинар уздырды.

Аның соңгы өлеше Чаллының шәһәр тарихы музеенда үтте. Бирегә Татарстанның һәр шәһәрендәге, район-авылындагы музейлар директорлары җыелды. Татарстанда үзенчәлекле, игътибарга лаек музейлар да бар. Шуларның берсе Балтач районы Чепья авылындагы “Халыклар дуслыгы” музее. Ул Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә иң зур, иң бай авыл музее булып санала. Аңа 1965 елда Гарифҗан Галиев нигез сала һәм 85 яшьлек Гарифҗан абый әле дә шушы музейга җитәкчелек итә. Әлеге музей хакында “Азатлык”ка:

“Бу төбәктә татар белән марилар, удмуртлар яши. Музей исеме шуның белән бәйле. Беренче экспонатны удмурт кызы Павлова, үзләренең милли киемнәрен алып килде”, диде Галиев.

Балтач районының Карадуган авылында тагын бер үзенчәлекле, бердәнбер диярлек музей бар. Ул Себер тракты һәм Муса Җәлил музее. Аның директоры Бакый Зыятдинов. Себер юллары, катаржаннар тормышы турында бәйнә-бәйнә сөйләүче башка музейны белмим, ди ул.
Апас музее директоры Рәмис Ногманов


Чепьядагы һәм Карадугандагы музейларда Австралия, Австрия, Венгрия, АКШ, Канада һ.б. бик күп илләрдән кунаклар булган. Музей директоры Гарифҗан Галиев әйтүенчә, бу төбәктә “Азатлык” радиосын бик нык хөрмәт итәләр. Әгәр шушы радио исеменнән нинди дә булса экспонат тапшырылса, без гаять шат булыр идек, диде.

Апас районы музеенда бер миллион 500 мең еллык экспонатлар бар икән. Музей директоры Рәмис Ногманов:

“Апас ягы чал тарихлы. Табигате белән дә, кешеләре белән дә. Музейда 5 меңнән артык экспонат бар. Район җирендә моннан миллион еллар элек яшәгән, хәзер үлеп беткән хайваннарның сөякләре табылып тора. Борынгы экспонатларны да, заманчаларын да халык бик игътибар белән карый”, диде ул.

Апас музеенда да “Азатлык” радиосын беләләр. Анда да музей директоры Рәмис Ногманов музей өчен экспонат көтеп кала. Әлбәттә, алда исемнәре әйтелгән музей директорларының үзләрендә “Азатлык” радиосына кагылышлы экспонатлар күрергә теләве гаҗәп түгелдер. Алар музейга килүче халыкка якташлары аркылы, “Азатлык” хакында күбрәк мәгълүмат җиткерергә тели. Быелгы музейлар көне уңаеннан шул күзгә ташланды.
XS
SM
MD
LG