Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда оппозиция сайлауда җиңелүен таный


Һиндстанның төп оппозицион фиркаләре бер ай буе дәвам иткән гомуми сайлауда җиңелүләрен таныды.

Премьер-министр Манмоһан Сиң җитәкчелегендәге хакимият фиркасе һинд милләтче фиркасе Баратия Җаната җитәкселегендәге оппозиция коалициясеннән шактый алда бара.

Баратия Җаната фиркасе җитәкчесе Арун Җәитли фирканең сайлаучылар фикерен кабул итүен белдерде.

Коммунистларны, төбәкчеләрне һәм кастага нигезләнүче фиркаләрне үз эченә алган Өченче фронт коалициясе дә бу сайлауда җиңелүен таныды.

Фиркаләр 2 июньгә кадәр яңа хөкүмәт төзергә тиеш.

Бу сайлауда 700 миллионнан артык кешенең тавыш бирү хокукы бар иде. Рәсмиләр әйтүенчә, сайлауда шуларның 60-лап проценты катнашкан.
XS
SM
MD
LG