Accessibility links

Чечня милициясе 4 чугышчыны үтерүен белдерә


Чечня милициясе Грозныйда бомба шартлаткан интихарчыга бәйле 4 сугышчыны үтерүе турында белдерә.

Интихарчы җомга Чечня эчке эшләр министрлыгы янында бомба шартлатып 4 милиция хезмәткәрен үтерде.

Милиция шимбәгә каршы төндә Грозныйның бер районында үтерелгән 3 кешедә бомбалар табылды ди.

Дүртенче кеше Грозный янындагы Алхан-Кала авылында милиция белән атышта үтерелде дип хәбәр ителә. Атыш ул кешенең машинасында кулдан ясалган бомба табылганнан соң башланды диелә.
XS
SM
MD
LG