Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидение 2009: "Әкият" җиңде




Мәскәүдә үткән Евровидение бәйгесендә җиңүне Норвегия өчен чыгыш ясаган беларус егете Александр Рыбак яулады.

23 яшьлек Александр үзе язган “Әкият” җырын башкарып, бәйге тарихында иң күп тавыш казанды (387 тавыш).

Икенче урынны Исландия җырчысы Йоһанна алды (218 тавыш), өченче урында Азәрбайҗан өчен чыгыш ясаган Араш белән Айзәл (207 тавыш).

Александр Минскида туган, дүрт яшендә әти-әниләре белән Норвегиягә киткән, хәзер Осло янындагы Нессоден шәһәрендә яши.

Киләсе елда Евровидение бәйгесе Норвегиядә үтәчәк.

XS
SM
MD
LG