Accessibility links

Ак Йорт: Обама Мәскәүдә 6-8 июльдә булачак


Ак Йорт АКШ президенты Барак Обаманың 6-8 июльдә Мәскәүдә булачагын игълан итте.

Ак Йорт белдерүенчә, Обама Русия президенты Дмитрий Медведев белән атом коралларын киметү һәм ракеталардан саклану хезмәттәшлеге турында сөйләшәчәк.

Вашингтонның Көнчыгыш Европада ракета калканы урнаштыру ниятенә Мәскәү бу Русиянең иминлегенә яный дип кискен каршы чыга.

АКШ исә бу калкан Ираннан килергә мөмкин ракеталардан саклану өчен урнаштырыла ди.

Мәскәүдән Обама Сигезлек саммитында катнашу өчен Италиягә һәм аннан соң АКШ президенты буларак беренчә рәсми сәфәр белән Африкага китәчәк.
XS
SM
MD
LG