Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 11 полиция хезмәткәре үтерелде


Әфган хакимиятләре бүген илнең көньягында сугышчылар һөҗүмнәрендә 11 әфган полиция хезмәткәрен һәм 1 солдат һәлак булды дип белдерә.

Эчке эшләр министрлыры әйтүенчә, Һелманд виләятендә полиция сагына Талибанга бәйле сугышчылар һөҗүм итеп 6 хезмәткәрне үтергән.

Рәсмиләр белдерүенчә, берничә сәгать соңрак Нимроз виләятендә тагын 5 полиция хезмәткәре үтерелгән.

Анда мотоциклларга утырган сугышчылар автоматлардан һәм ракетааткычлардан ут ачып бер җирле полиция бүлегенә бәреп кергән.
Забул виләятендә юлга куелган бомба шартлаудан 1 солдат һәлак булган.
XS
SM
MD
LG