Accessibility links

Ингушетиядә сугышчыларга каршы хәрби чара бара


Ингушетиянең Чечня чиге янында бер төркем сугышчыларга каршы хәрби чара үтә.

Ул төркем бәйсезлек өчен көрәшүче чечен җитәкчесе Доку Умаров белән бәйле диелә.

Хәрби чара Ингушетия президенты Юнус-Бек Евкуров җитәкчелегендә бара.

Түбән Алкун авылы янында урманны минааткычтан утка тотканнар.

Элегрәк сугышчылар Югары Алкун авылында 3 кешене тотык итеп алган иде. Әмма соңрак милиция аларны азат итте.

Атыш вакытында 3 сугышчы һәлак булган, 1 милиция хезмәткәре һәм авылның бер кешесе яраланган. Үтерелгәннәрнең берсе, таныклыкларына караганда, Азәрбәйҗан ватандашы булган диелә.

Милиция әйтүенчә, сугышчылар арасында гарәпләр дә бар.

Хәрби чара барышында сугышчылар 2 төркемгә аерылды һәм аларның берсе таратылды диелә.
XS
SM
MD
LG