Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:19

Татарстанда җитештерү кими, ширкәтләр зыянга эшли


Татарстанда бу елның беренче чирегендә сәнәгать җитештерүе күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16 процентка кимегән.

Республикада хәзер 207 җитештерү ширкәте зыянга эшли.

Бу турыда Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы утырышында игълан ителде.

Кимү беренче чиратта республиканың химия һәм нефтехимия тармакларында һәм машина ясау ширкәтләрендә хәлнең авыр булуы белән бәйле.

Бу елда Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 2008 елдагыдан 17.5 процентка кимрәк булыр дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG