Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:01

"Азатлык" радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар татар теленең гамәлгә куелуында каршылыклар һәм уңай гамәлләр турында фикер алыша.

Римзил Вәли. Азатлык радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүендә татар милләтенең бүгенге хәле, сәяси кыйбла, милли хәрәкәтнең үзара, халык һәм дәүләт белән мөнәсәбәтләре турында әңгәмәләр даими булып тора.

Бу юлы да без тарих фәннәре докторы, зур мәсьәләләр буенча эксперт булган һәм милли сәясәттә җитди документлар әзерләүдә катнашкан Дамир Исхаков һәм тарих фәннәре кандидаты, мөстәкыйль аналитик, төрки дөньясын яхшы белүче Рафаэль Мөхәммәтдинов белән әнә шул хакта сөйләшүне дәвам итәбез.

Сүзебез татар теленең гамәлгә куелуында каршылыклар һәм уңай гамәлләр турында булыр. Татар теленең идарә, хакимият даирәсендә сирәк кулланылуы өчен кем җаваплы? Чиновникларга тәнкыйть сүзе еш әйтелсә дә, аларга да милләтне һәм телне саклау бурычы да куелган.

Район башлыкларын карагыз, күбесе көчле гәүдәле спортчы егетләр. Сабантуйларында да катнашалар, гармун тартып җырлап утырырга да яраталар. Татарча сөйләшәләр. Синең глава яки президент буласың килсә, мөләем кыяфәтле, кыю холыклы, тырыш, киң җилкәле икәнсең, карьераң өметле. Андыйлар сәясәттә, бизнесменнар арасында да бар бит.

Дамир Исхаков. Бар.

Римзил Вәли. Бик сирәкләр генә надан килеш, зур акчалар түләп кайберәүләр өскә менә. Башка өлкәне карасак, Даша дигән кыз эстрада йолдызы булып бара. Шундый матур татарча җырлый. Аны беркем дә мәҗбүр итмәгән.

Рафаэль Мөхәммәтдинов. Андыйлар бар. Төрле өлкәләрдә төрле микросфералар бар.

Римзил Вәли. Менә мин чуаш авылында ничек чуашча сөйләшергә өйрәнгәнемне сөйлим. Ул вакытта унсигез яшьлек фотохәбәрче идем. Көне буе колхоз җыелышында утырам. Гел чуашча сөйләшәләр. Шулкадәр җайсыз. Миңа кайтырга да ярамый. Тыңлаган да аңлашылмый. Сораштырып, сүзнең нәрсә турында барганың әкерен генә аңладым, чөнки мин бу җыелышта ахмак булып утырдым. Ә безнең арада күпме ахмаклар? Татарча үткәрелгән җыелышларга, матбугат очрашуларына киләләр, танышларыннан “Че сказал?” дип сорыйлар.

Дамир Исхаков. Милли-мәдәни теорияне эшләгән Австрия немцы Отто Рамнерның әйткән сүзе бар. “Чехлар арасында яшәгән немец чех телен мәҗбүри рәвештә белергә тиеш”, ди ул. Ни өчен? Чех немец телен дә белә, үзенекен дә белә. Әгәр дә ул җирле телне - немецча белми икән, ул сәяси процесстан төшеп кала. Акыллы кешеләр телне синең үсеш өчен кирәк икәнлеген аңлыйлар. Бәлки, бөтен кешеләр өчен кирәк түгелдер, ә сәясәттә, икътисадта булган кешеләр өчен кирәклеге ачык.

Римзил Вәли. Татар эшкуарларының, кайбер хакимият вәкилләренең үзара калгач, пышылдап кына татарча сөйләшкәненә игътибар иттем. Димәк, алар башкалардан үзләрен аерып куя, үзара бер-берсен якын итә. “Мин, туганым, сиңа килдем. Әйдә инде, булышып җибәр” дип татарча сөйләшәләр.

XVIII-XIX гасырларда патшаның хәрби училищесын бетергәндә поручиклар черкес телен имтихан итеп биргән. Димәк, патша заманындагы кешеләрнең башлары эшләгән.

Дамир Исхаков.
XVIII гасыр уртасында Казанда урыс сәүдәгәрләре белән татарлар арасында каршылык булган. Ул вакытта татарларның сәүдәгәр булып язылу мөмкинлекләре булмаган. Әмма татарлар сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Өязгә чыгып, шунда сәүдәгә йөри башлаганнар. Вакыт узгач, алар урыс сәүдәгәрләрен капитал ягыннан уза башлаган, чөнки йөрү өчен тел кирәк, ә урысларда тел юк. Чынлыкта бу процесс хәзер дә бара.

Римзил Вәли. Сезнеңчә, татар телен татарларга теләсә укытырга, теләмәсә укытмаска кирәк?

Дамир Исхаков. Юк, татарлар өчен аларның туган теле мәҗбүри укытылырга тиеш. Ә русларга мәҗбүри булмаска тиеш.

Римзил Вәли. Әле чыннан да мәҗбүри түгел. Дәресләр бирелә, әллә ни каты көчләмиләр. Башкортстанда катырак сизелә. Анда протестлар да көчлерәк. Сезнең әңгәмәдә Башкортстандагы тел сәясәте Татарстандагы тел сәясәте белән чагыштырыла. Охшаганмы, аерыламы? Соңгы вакытта берүк дигән фикер ишетелә башлады.

Дамир Исхаков. Берничек тә бер төрле була алмый, чөнки Татарстанда ике төп этник төркем бар: урыс белән татар. Ә Башкортстанда өч төркем: татар, башкорт, урыс. Шуңа кара сәясәт бер төсле була алмый. Башкортлар үзләрендә сәясәт корганда бездән мисал алдылар. Татарлар башкортларның сәясәтеннән төшеп калды.

Римзил Вәли. Ә нигә Башкортстан – башкортлар, Татарстан – татарлар идеологиясен алмаска тиеш?

Дамир Исхаков. Ала алмыйлар, чөнки анда вазгыять башка. Сәясәтнең кору юлларын Башкортстанда үз вакытында әйтүчеләр булды. Мәсәлән, Башкортстанның танылган сәясәтчесе Юлдашбаев туксанынчы еллар башында Башкортстанның конституция проектын эшләде. Анда өч этник төркемнең бер-берсеннән аерылып яшәү схемалары ясалган иде. Ул бераз Бельгиядәге схемага охшаган.

Римзил Вәли. Шуның аркасында Мортаза Рәхимовның милли мәсьәләдә, оппозициядә проблемалары бар. Шундый каршылык ничек килеп чыкты соң?

Дамир Исхаков. Башкортстанда башкортлар аз. Аларның саны 16-20 процентка якын. Башкортлар этнократик юл белән киттеләр. Ул юл белән берникадәр вакыт барырга була. Мәскәү бу вәзгыятьне төзергә булышкан дип уйлыйм. 1999 елда Башкортстанда тел буенча канун кабул ителгәндә Рәхимов өч телне кертергә уйлаган, ләкин аңа Мәскәүдән ике телне генә калдырырга киңәш биргәннәр.

Римзил Вәли. Ул вакытта Мәскәү шундый киңәш биргән: тавышланмагыз, милли компонентыгыз булмас, республикагызда үзегез телендә сөйләшегез, диде Фурсенко. Әйдәгез, Татарстанда укытыгыз татарчаны, Башкортстанда – башкортчаны, Марида – мари телен. Шундый тәкъдимне ишеткәнегез бармы?

Дамир Исхаков. Шундый такъдимне ишеткәнем бар, ләкин ул Русия кануннарына, халыкара нормаларга туры килми. Бүген күрәбез, читтәге татар мәктәпләре бетә башлады. Бу проблема Татарстанда җиңелерәк чишелә. Ә читтә мәктәпләр югала башлады.

Римзил Вәли. Фурсенконың тәкъдиме булса, Татарстанда татар телен бик югары куегыз, и вәссәлам. Рафаэль әфәнде, бу сезне тынычландырамы, канәгатьләндерәме? Татар теле хәзер атнага дүрт тапкыр укытыла, ике түгел.

Дамир Исхаков һәм Рафаэль Мөхәммәтдинов
Рафаэль Мөхәммәтдинов.
Бүген бер канун, иртәгә икенче. Аларга ышанып булмый. Татарстаннан тыш Русиядә татар мәктәпләрендә укыган балалар бердәм дәүләт имтиханнын урысча бирергә тиеш. Русча укыган балалар да бу имтиханны авыр бирә. Димәк, балалар бу имтиханны урысча биреп, югары уку йортына керә алмыйлар.

Дамир Исхаков. Без күбрәк форма турында сөйләшәбез. Әгәр дә халыкара нормаларны алып карасак, мәсәлән, Европаның азчылык телләре турында хартияне, анда бер дәүләт стандарты эчендә бирелгән вакыт милли азчылык өчен генә каралган. Без Русиядә милли азчылык түгел бит. Төп халыкларының берсе. Без түбән дәрәҗәгә төшәбез икән, без үзебезнең статусны югалтабыз дигән сүз.

Икенче – эчтәлек мәсьәләсе. Моңарчы, элекке канун буенча, без үзебезнең милли компонентка стандартларны үзебез эшли идек. Мәсәлән, тарих буенча стандартларны парламент расларга тиеш иде. Ә хәзер бер генә дәүләт стандартлары булгач, раслаучы Мәскәү булып чыга.

Римзил Вәли. Дәүләт стандарты булган вакытта да Башкортстанда, мәсәлән, татар мәктәпләрендә татар балаларын укытыр өчен бөтен дәреслекләр язылды. Казаннан, яки Мәскәүдән сорап тормадылар. Татар телен, татар әдәбиятен Башкортстан татарлары башка дәреслектән укыйлар. Анда “башкалабыз Казан”, “Республикабыз Татарстан” дигән сүздән башка да үзгәрешләр бар. Бәлки күптән кирәк булгандыр “башкалабыз Казан” дип әйтмичә, “безнең халкыбыз” дигән дәреслек. Анысы булмагач, миллион ярым татар баласы татарча укыган хәлдә дә, бәлки Тукай, Такташны азрак, башка авторларны күбрәк укыйдыр. Килеп чыга, субъектлар үзләре хәл иткән.

Дамир Исхаков. Моңарча шулай булган. Ә моннан соң алай була алмый. Хәзер мәҗбүри рәвештә дәреслекләрне расларга Мәскәүгә алып барырга кирәк. Дәүләт стандарты бер генә, димәк, без үзебез язып алып барырга мөмкинбез, ләкин Мәскәүдәге бер чиновникка охшамаса, ул, бу безгә бармый дип, сызып атачак. Дәреслекләрне чыгару Мәскәү кулында булачак. Без эшләп бара алабыз, әмма раслау тегендә.

Римзил Вәли. Шушы катлаулы хәлдә балта кем кулында? Ата-ана хәзер татар мәктәбенә баласын бирмәскә дә мөмкин.

Дамир Исхаков. Еш кына кызык ситуация була. Мәскәүгә барып, Бердәм дәүләт имтиханы тирәсендә бәхәсләр алып барганнар да безгә сөйләде. Кайбер судьяларга һәм чиновникларга гына билгеле булган математика буенча дәреслекләр бар. Свердловски өлкәсенең мәгариф министры сөйләшүләр башлангач бездән: “Ә математиканы татарча укытырга була мени?” дип аптырап сорады. Без аңа югары уку йортлары өчен эшләнгән сызма геометрия буенча дәреслекне күрсәттек, мәдрәсәләрдә математикаларны укытканнар дип әйттек. Мәскәүдәге чиновниклар кем белән һәм нинди халык белән эш иткәнен аңламыйлар.

Римзил Вәли. Ә хәзер татар телендәге сызма геометрия, югары математика дәреслекләре бәлки архивка, бәлки чүплеккә китергә тиешләр. Бу бит фаҗига.

Рафаэль Мөхәммәтдинов. Әйе, Казандагы югары уку йортлары өчен йөзгә якын татарча дәреслекләр язылган. Аларны архивларда саклар өчен бәлки берникадәр вакыт та кирәк булыр.

Миңа Уэльстан килгән телевидение буенча белгеч белән сөйләшергә туры килде. Телевидение килеп чыкканчы валлиларның 25%ында гына туган телләре сакланып калган. Калганнары иглиз телендә сөйләшә башлаган. Телевидение булганнан соң, алар дәүләт программасын төзеп, телләрен 60% халыкка кайтарганнар.

Бу яман сәясәтне күрәбез. Татар халкы, татар иҗтимагый оешмалары, татар интеллигенциясе моңа каршы нинди чаралар күрергә мөмкин? Ничек безгә сакланып калырга? Мин монда ике юл күрәм. Беренче юл – юридик юл. Әйтик, мәхкәмәләр аша, кирәк булса Страссбургка барырга. Хокукый өлкәдә көрәшергә тиешбез.

Икенче өлкә - гамали мәгълүмат чаралары. Безгә Русия нацистик дәүләт кору юлына баса хәзер дип ачыктан - ачык әйтергә кирәк. Аның лозунгы: “Россия руслар өчен”. Менә шундый дәүләттә без яшибез һәм көрәшәчәкбез. Газета-журналларда бу фикерләрне язып, халыкны сәясәткә, митингларга, пикетларга чыгарга әзреләргә кирәк. Ләкин безнең бер кимчелек бар – татар халкының сәяси лидерлары юк. Әгәр киләчәктә без сәяси сфераны күтәрә алмасак, юридик юлдан һәм газеталарда мәкаләләр язып кына хәл итеп булмас.

Дамир Исхаков. Сәяси лидерлар юк дигән сүз белән килешмим. Татарстан президенты сәяси лидер булып кала. Аңа караганда милли компоненты яклау буенча кем катырак итеп әйтте соң?

Римзил Вәли. Нәкъ шуны бәреп төшерү турында синең оппонент Щеглов яза. Ул Татарстанда урысларны яман кысалар ди, Исхаков өйрәтә, ди.

Дамир Исхаков. Щеглов тәнкыйтьли икән, димәк безнең президент дөрес хәрәкәт итә. Аның башка ягы да бар. Сәяси лидер буш пространствода хәрәкәт итми. Еш кына Фәүзия Бәйрамованың фикерләрен ишетергә туры килә. Алар бит тормышка ашырыла торган әйбер түгел. Мәсәлән, ул безгә чит илләрдәге татарларга чыгарга кирәк дигән фикерне әйткән иде. Чит илдә татар күпме? Ун меңдер. Алар арасында байлары аз. Аларга чыгып, ничек таянасың? Реаль сәясәт Русиядә генә булырга мөмкин. Әйтергә кирәк, безнең позиция эшләнгән, бәлки күбрәк безгә иҗтимагый активлылыкны көчәйтү турында уйларга кирәктер. Кирәк вакытта татар урамга чыкмый, өендә генә утыра. Бу тискәре күренеш. Сәясәтче кемгәдер таянырга тиеш. Әгәр дә киңкүләм халык сәясәтчене якламый икән, сәясәтче асылынрга да мөмкин.

Рафаэль Мөхәммәтдинов. Киң татар сыйныфын булдырмыйча, сәяси өлкәсе дә, фиркәләр дә булмый. Олигархлар гына калса, демократия да юк ул вакытта.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG