Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кырым татарларының хәленә керәме?


18 май – кырым татарларын илләреннән куган көн. Татарстан әлеге көнне ничегрәк искә ала?

Татарстанның рәсми оешмалары кырым татарларының сөргенгә җибәрелү көнен киң җәмәгатьчелек белән искә алмый. Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты да, татар конгрессы да бернинди чара да оештырмый.

Татар конгрессы

Татар конгрессы исә Кырымда узачак искә алу чараларына үзенең вәкилен җибәргән. Конгрессның чит илләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Радик Муллагалиев искә алу чараларында катнашачак.

Татар иҗтимагый үзәге

Ә Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге кырым татарларының илләреннән куылуның 65 еллыгы уңаеннан Ирек мәйданында пикет оештыра. Чара сәгать 5-тә башланыр дип көтелә.

Татар яшьләре берлеге “Азатлык”

Кырым татарларының илләреннән куылу көнен татар яшьләре берлеге “Азатлык” сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында билгеләп үтә. Әлеге чарада кырым татарларының илләреннән куылу тарихы сөйләнәчәк, шигырьләр укылачак, депортация вакытында һәлак булганнар рухына дога да кылачаклар.

Чарада катнашучылар
Чараны оештыручы Наил Нәбиуллин сүзләренчә, кырым татарларының илләреннән куылу көнен күпләр белми. Бүгенге очрашуның төп максаты – яшьләргә депортация турында сөйләү.

“Азатлык” оештырган искә алу чарасы кичке 7-дә башлана.

Татарстан кырымтатарларга сәяси ярдәм күрсәтә алмый

Тарихчы Миркасыйм Госманов фикеренчә, Татарстанның кырым кардәшләргә сәяси яктан ярдәм күрсәтә алуы чамалы. Әмма татар халкының аларга теләктәшлек күрсәтергә мөмкинлеге бар.

“Безнең кайбер җәмәгать эшлеклеләребез әлеге юнәлештә актив эшчәнлек алып бара. Әмма безнең халыкның бик пассив өлеше дә бар бит”, ди ул.

Миркасыйм Гоманов кырым татарларының фаҗигасен бөтен татар халкынына килгән афәт итеп кабул итмәүне дә халыкның пассивлыгыннан күрә.

“Бу мәсьәләне аңлы татарлар, гомумән аңлы кешеләр, үзләренең дә фаҗигасе итеп кабул итә. Дөрес, аны аңламаучылар да бар. Кырым татарлары турында сөйләшкәндә, 1944 елда эшләнгән зур гаделсезлекнең, хәттә вәхшилекнең ялгышлыгын аңлаган хәлдә кырымтатарларның мәсьәләсе хәл ителмәү аеруча көенечле хәл”, ди Миркасыйм Госманов.

Кырымтатарлар Кырымнан 1944 елның 18 маенда Себергә, Үзбәкстанга куыла. Миркасыйм Госманов исә Казан татарларының да язмышы кырымнарныкы кебек булырга мөмкинлеген дә онытмаска кирәк дип сөйли.

Миркасыйм Госманов
“1943-1944 елларда Сталинның башка төрки халыкларны да туган илләреннән куарга теләге булган дигән мәгълүматлар бар. Шул исәптән Казан татарларын да илләреннән сөрергә теләгән. Әмма бөтен советлар берлегенә таралган 6 миллионга якын татарларны җыярга мөмкин булмаганлыкны аңлап, 1944 елда махсус карар кабул итә. Алтын Урданы сүккән, шуның аша аның варислары булучы татарларның тарихын кимсеткән карар бу. Шушы карарны чыгарып, Сталин төрки халыкларны, бигрәк тә татарларны эзәрлекләвен акларга да тырышкан дип карга кирәк”, ди галим.

Миркасыйм Госманов, Сталин сәясәтендәге әлеге гамәлләрнең расачылык галәмәтләре, дип белдерә.

“Сталин аерым бер кешеләрне генә түгел, ә тулы бер милләтне җәзалау юлына баскан”, ди

Миркасыйм Госманов татар җәмәгатьчелегенә кырым татарлары кичергән фаҗиганең һаман да дәвам итүен истә тотарга һәм аларга әлеге авыр хәлдән тизрәк котылуын теләп калырга кирәклеген әйтә.
XS
SM
MD
LG