Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда “Азатлык” мәйданы буш иде


Элек биредә кырым татарларын яклап пикетлар узды
Элек биредә кырым татарларын яклап пикетлар узды

Соңгы елларда Чаллыдагы милли хәкәрәкәт вәкилләре кырым татарларына теләктәшлек акцияләре уздырып килде. Быел, 18 майда сөргеннең 65 еллыгы уңаеннан бер чара да үтмәде.

Милли мәҗлес, “Азатлык” татар яшьләре берлеге, ТИҮ вәкилләре быел пикетка чыкмады. Сәбәбе нидә? Кырым татарларына карата теләктәшлек рухы сүнгәнме, яки инде соңгы вакытларда хокук органнары тарафыннан булган басым сәбәп булмаганмы? Милли мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев:

“Быел кырым татарларын яклауны оештырмауның сәбәпләре күп. Шуның берсе - үзем соңгы вакытта авырып торам. Бездә булган тентүләр, компьютерларны алып китүләр һәм сорау алуга чакыртулар депортациягә каршы чара уздыра алмавыбызга беркадәр сәбәпче булып тора”, диде.

Кайсы яктан, ни өчен сәбәпче икәнен Фаик әфәнде аныкламады.

Чаллы ТИҮ әгъзәләре дә быел акция үткәрмәде. Каршылык һәм яклау акцияләре уза торган “Азатлык” мәйданы 18 май көнне ни өчен буш иде. Бу сорауга:

“Нинди вәзгыять булса да, бездәге милли хәрәкәт вәкилләре берләшеп чеченнәрне һәм кырым татарларын депортацияләү көнен искә алдык. Хәзер менә Милли мәҗлестә тикшерүләр бара. Минем үземә 1,5 елга шартлы хөкем бирделәр. Моны без дөрес түгел дип саныйбыз һәм Югары мәхкәмәгә документлар әзерлибез. Шунлыктан вакыт тыгыз. Пикет оештыра алмасак та, кырым татарларын яклап, мөрәҗәгать юлладык.

Бу хакта Юныс Камалетдинов, Петербурдан Ринат Вәлиев, Мәскәүдән Мөхәмәт Миначев, Чаллыдан Айдар Хәлим һәм мин имза куйдык. Хат интернет аша китте. Белгәнегезчә, мин интернет хатлар өчен хөкем ителдем. Ләкин курку хисе юк. Мин мәхкәмәдә хөкем чыгарылгач белдерү ясадым: “Без моңа кадәр ничек хәрәкәт итсәк, моннан соң да шулай эшләрбез, дидем. Алга таба да пикетлар, каршылык акцияләре булачак. Без җибәргән хатларны милиция, ФСБ ничек кабул итә, анысы алар эше”, ди Рәфис Кашапов.

Аның әйтүенчә, дүшәмбе кичен ТИҮ утырышында кырым татарларын ватаннарыннан кууның 65 еллыгын искә алачаклар.
XS
SM
MD
LG