Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетия Женева сөйләшүләрен ташлап китте


Көньяк Осетиянең вәкилләре Женевада иминлек һәм һуманитар ярдәм мәсьәләренә багышланган сөйләшүләрне ташлап китте. Осетия вәкиле, Абхазия вәкилләреннән башка сөйләшүләр алып баруның мәгънәсе юк, дип белдерде.

Абхазия БМОның төбәктәге хәлләргә биргән бәясе белән килешмичә, шимбә көнне ук, җыенда катнашудан баш тарткан иде.
Бу хакта Абхазиянең тышкы эшләр минитры Сергей Шамба белдерде.

Бүген Женевада Грузия һәм Русиянең рәсми вәкилләре, Европа Берлеге, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы, БМО вәкилләренең җыены башланды.

Бу халыкара сөйләшүләрнең бишенче өлеше. Анда Абхазия һәм Көньяк Осетиядә иминлек гарантияләре мәсьәләсе тикшерелергә тиеш иде.
XS
SM
MD
LG