Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:52

Русия президенты коррупциягә каршы яңа фәрманнарны имзалады


Русия президенты Дмитрий Медведев коррупциягә каршы яңа документларны имзалады. Анда дәүләт хезмәткәрләре, аларның гаилә әгъзаләренең керемнәре, милке турындагы мәгълүматларны игълан итү тәртибе билгеләнгән.

Яңа имзаланган 5 фәрман нигезендә югары дәрәҗәле чиновникларның гомум еллык кереме, күчемсез милке, мәйданы һәм кайсы илдә урнашуы, транспорт чаралары турында мәгълүматлар рәсми интертен сәхифәләрдә басылырга тиеш.

Әмма салым хезмәтләренә һәм кадрлар бүлекләренә тәфсиллерәк мәгълүмат тапшырылырга тиеш. Мәсәлән йортларның адреслары һәм банк хисапларының номерлары күпсәтелергә тиеш. Мондый мәгълүмат халыкка чыгарылмаячак, дип хәбәр итте президент идарәсе башлыгы Сергей Нарышкин.

Хәзер дәүләт чиновниклары белән бер рәттән, дәүләт корпорацияләре башлыклары да керемнәрен күрсәтергә тиеш була.

Яңа имзаланган документлар нигезендә салым хезмәтенә тапшырылган саннарның дөреслеген тикшерү мәҗбури түгел.
Әмма, чиновникларның декларацияләре сайланып тикшерелә ала, дип хәбәр итә агентлыклар.

XS
SM
MD
LG