Accessibility links

Кайнар хәбәр

СПИДтан үлүчеләрне искә алдылар


Башкаланың Ленин мәйданында СПИДтан үлүчеләрне искә алу чарасы узды. Аны АнтиСПИД үзәге оештырды.

Аның җитәкчесе Анна Дубровская сүзләренә караганда, әлеге чирне йөртүчеләр җәмгыятьтә үзләрен бик уңай сизми. Аларга мөнәсәбәт башкачарак, ә бит, югыйсә, чирлеләр дә тигез тормышка лаек.

Чарада СПИД турында мәгълүмат алу, хәйрия ярдәме җыю оештырылды.

Бүген бу чир белән рәсми 7 000-гә якын кеше исәптә тора. 800-гә якын кеше әлеге афәттән мәрхүм булган.
XS
SM
MD
LG