Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тарихны бозып күрсәтүгә каршы көрәшүче комиссия оештырылачак


Русия президенты Дмитрий Медведев тарихны бозып күрсәтүгә каршы көрәшүче комиссияне оештыру турындагы фәрманга кул куйды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җиңү көне алдыннан Дмитрий Медведев үзенең интернеттагы видео чыгышында, соңгы вакытта тарихны, аерым алганда II Дөнья сугышын бозып күрсәтү очракларының артуы турында әйткән иде.
XS
SM
MD
LG