Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида татар егетләре хезмәт итә


Омскиның шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте шурасы әгъзаләре 242-нче санлы хәрби өйрәнүләр үзәгендә бу көннәрдә генә булып узган чыгарылыш тантанасында катнаштылар.

Әйтеп үтик, 242-нче хәрби үзәктә Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан хәрби хезмәткә чакырылган 80 солдат хезмәт итә, ә мөселман өммәтеннән булганнарының саны 100-дән артык. Аларның 20-дән артыгы – татар егетләре.

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте, туган җирләреннән еракка җибәрелгән татар егетләренең хәрби хезмәтләрен ничек булса да җиңеләйтү, туган телләрен, моңнарын ишеттерү максатыннан хәрби бүлекләр белән элемтәләр урнаштырга тырыша. Моңарчы 83010-нчы санлы тимер юллар хәрбиләре бүлеге белән ныклы элемтә урнаштырылган иде. Солдатларны өйләренә озатканда мөхтәрият тарафыннан рәхмәт хатлары да тапшырылган иде.


Хәзер мөхтәрият шурасы әгъзаләре 242-нче хәрби өйрәнүләр үзәгендә бу көннәрдә генә булып узган чыгарылыш тантанасында катнаштылар. Курсантларны даими хезмәт итү урынына озату чарасында Омскиның Хәер-Ихсан мәчете имамы Закир хәзрәт Шарыпов та булды.

Әйтергә кирәк, татар оешмасы вәкилләре дә, мөселман дине әһеле дә мондый чарада беренче мәртәбә катнаштылар. Тантана вакытында ап-ак киемле Закир хәзрәт белән карадан киенгән христиан рухание янәшә басып тордылар. Татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Гафия Алеева һәм Закир хәзрәт курсантларга исән-имин хезмәт итеп туган җирләренә әйләнеп кайтуларын теләп чыгыш ясады.

“Бу өйрәнүләр үзәген тәмамлаучыларның кайберләренә күптәнге мөселман җирләрендә, хәзерге вакытта бик тыныч булмаган урыннарда хезмәт итәргә туры килә”, ди Закир хәзрәт. “Мин аларга тирән акыл, тәкъвалык теләдем, ходай-тәгалә иңдергән Коръәнне дөрес аңлатмаучылар, үз файдаларына кулланучылар булуын белсеннәр, безнең пәйгамбәр мөселман сугышчыларына, бервакытта да йортларны яндырмагыз, агачларны сындырмагыз, картларны, хатын-кызларны, балаларны җәберләмәгез, дип нәсихәт биргән, шуны аңлатырга тырыштым”, диде Закир хәзрәт Шарыпов.

Закир хәзрәт сүзләренчә, якын арада биредә хезмәт итүче мөселманнар өчен намаз уку мөмкинлеге тудырылачак – аерым бүлмә биреләчәк.
XS
SM
MD
LG