Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” юлы сикәлтәле


Иҗтимагый-милли оешмаларның дәүләт белән хезмәттәшлеге милли оешмаларның үсешенә ярдәм итәме, әллә киртә булып торамы? Милли оешмалар ни сәбәпле 20 ел дәвамында халык белән эшләргә өйрәнмәде?

Саша Долгов. “Азатлык” радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүенең төп темасы – милли оешмаларның халык һәм дәүләт белән мөнәсәбәтләре турында булыр. 20 ел дәвамында татар-башкорт дөньясында йөзләрчә иҗтимагый-милли оешмалар, дистәләрчә хәрәкәтләр оешкан. Аларның кайберләре зур сәясәткә, фәнгә, мәдәнияткә тәэсир итәрлек зур көч туплады. Үзләренең вәкилләрен хакимияткә үткәрә алды.

Икенчеләре оппозициягә кушылып китеп хокук яклау, каршылык чаралары үткәрү белән шөгыльләнә. Аларның сәяси, хокукый яктан әзерлекләре, кыю һәм эзлекле хәрәкәт итүләре, иң мөһиме халыкны ияртә белүләре хәлиткеч роль уйный. Өлкән буын сәясәтчеләре көндәлек эштән читләшә барганда, яшь буын вәкилләренең сәясәттә үз урыннарын табуы бигрәк тә мөһим мәсьәлә. 28 мартта Татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллыгына багышланган милли җыенда бер төркем Казан егетләре “Азатлык” татар яшьләре берлеген тергезеп, Татарстанның бәйсезлеге өчен кискен көрәш башлауларын игълан иткән иделәр. Беренче көннәреннән үк үзләрен оппозициядә дип белдергән оешманы булдырырга теләүчеләр әле дә үз кыйблаларын, эш ысулларын эзли. Ничек хәрәкәт итәргә аларга? Татар иҗтимагый үзәге юлын сайларгамы, Татар конгрессына иярергәме?

Яңа тергезелгән “Азатлык” оешмасы татар Марат Мөлеков исемен йөрткән иҗтимагый үзәк бинасында һәр сишәмбе “Фикер” проектын оештыра. Анда танылган сәясәтчеләр, галимнәр, журналистлар килә. Шундый очрашуларның берсендә “Азатлык” радиосының Казан бүлеге мөдире Римзил Вәли дә яшьләр белән очрашып бәхәс күтәрде. Төп тема булып милли оешмаларны дәүләт белән хезмәттәшлеге, бүгенге сәяси вәзгыять турында барды. Сөйләшүдә “Азатлык” радиосының Казан бүлеге мөдире Римзил Вәли, “Азатлык” татар яшьләре берлегенең рәис урынбасары Наил Нәбиуллин, яшь сәясәтче Ринат Хәбибуллин, техника белгечләре Наил Галим һәм Раил Имамов катнашты.

Римзил Вәли. Хәзерге милли оешмаларның берсе дә юк дип саныйм. Теләсә нинди иҗтимагый оешма ярты ел эчендә ниндидер нәтиҗәгә ирешә, мая туплый һәм хакимияткә килә. Яки хакимият белән хезмәттәшлеккә керә дә, аның кушканын эшли башлый.

Бездә егерме ел буе милли оешмалар тора. Барып, берәрсенең уставын, лидерларын, программасын, эш планын һәм отчетын карагыз әле. Йә ул ялган отчет, ялган план, йә аны бөтенләй таба алмыйсың. Аның бер җитәкчесе һәм ике ярдәмчесе бар. Аның халык яки җәмәгатьчелек сайлаган идарәсе дә юк. Кайнап эшләгән вакытта гына оешма була ала. Аннан соң аның җитәкчесе төрле киңәшмәләрдә йөри. Шуңа күрә сезнең потенциал бар. Сезнең бернинди дә дискридатацияләнгән, яки кара тапланган, алдашкан, сатылган дигән исемегез юк.

Наил Галим
Наил Галим.
Дөньяда бик күп яшьләр оешмалары бар. Алар яшьләрне җыйганнар, төрле нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Дөрес әйтәсез, конгресста бик күп оешмалар теркәлгән, ә эшләре юк. Бюрократияга батканнар.

Римзил Вәли. Эшләре юк дип әйтмим. Егерме ел буе иҗтимагый оешманың эчтәлегендә нәрсә кала? Мәсәлән, регионнарда алар сайланып, концертлар, сабантуйлар уздыралар. Удмуртия, Ульяновск, Омск оешмаларын карагыз, эшләре дә бар, теркәлүләре дә бар. Ләкин алар бик аз. Барсының дә эшләре юк дип әйтә алмыйм.

Ринат Хәбибуллин. Җәмәгать оешмасы теркәлгән дә булырга, теркәлмәгән дә булырга мөмкин. Ләкин әгәр дә хакимияткә бәйләнгән икән, димәк ул бюрократияга, отчетларга бата. Әгәр дә ул чын мәгънәсендә бәйсез оешма икән, аның эшчәнлеге күзгә күренә.

Наил Нәбиуллин. Оешма бәйсез булмаса, дәүләткә бәйләнгән булса, дәүләт үз сәясәтен бу оешмалар аша үткәрә. Мәсәлән, конгресс дәүләткә бәйләнгән оешма буларак, милли хәрәкәткә каршлык чарасы итеп төзелгән оешма. Конгресс татар халкы өчен яхшы оешма түгел, киресенчә начар, чөнки алар Татарстанның хакимлеге аша безнең милләткә зыян ясыйлар. Имеш без һәрвакыт урыслар белән булырга тиеш, үзебезнең бәйсезлегебез турында уйларга тиеш түгел.

Римзил Вәли. Конгрессның урыс белән бергә булырга тиеш дигән карары бармыни?

Наил Нәбиуллин. Минемчә, конгресс күп вакытта җырлап, биеп ята торган оешма. Калганнарын аз булса да эшли инде. Мәсәлән, башка төбәйкләргә китаплар җибәрә.

Римзил Вәли. Ә ул китапларны каян ала? Үзе бастырамы?

Ринат Хәбибуллин
Наил Нәбиуллин.
Дәүләт бирә, әлбәттә. Ул оешманы дәүләт төзегән бит.

Римзил Вәли. Иҗтимагый үзәк теркәлгәнме?

Ринат Хәбибуллин. Аның иҗтимагый оешма буларак теркәлүе бар.

Саша Долгов. Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәк теркәлмәгән. Ә Тәлгат Бариев җитәкләгәне рәсми татар иҗтимагый үзәге дип теркәлгән.

Наил Нәбиуллин. Бариевның татар иҗтимагый үзәге дигән бер “юләрлегендә” өч кеше бар. Алар бер нәрсә дә эшләми. Бариев елга бер игълан чыгара, хәтер көнендә чыгыш ясый. Аларның эшләре шул. Бариев дәүләт тарафыннан куелган кеше, аңа акча да түлиләр, минемчә. Шуңа күрә, ул татар халкын саткан кешеләрнең берсе.

Саша Долгов. Тәлгат Бариев кына түгел, ә бу иҗтимагый үзәге дә, игътибар итик, егерме еллык корылтайны да дәүләт оештырды бит. Беренче корылтай да шулай үткән. Татар иҗтимагый үзәге бер кайчан дә бәйсез булмаган. Һәрвакыт дәүләт аны үз кулында тоткан.

Ринат Хәбибуллин. Милли хәрәкәт үсеш алган вакытта дәүләт милли хәрәкәтнең үсеше белән дә кызыксынган булган. Шуны истә тотып, егерме еллыкка акча биргәндер. Аның эшчәнлегенә акча бүлеп бирми бит.

Римзил Вәли. Иҗтимагый үзәкнең кайсы канатның корылтае дип саныйсыз?

Наил Нәбиуллин. Тәлгат Бариев – милли хәрәкәткә аны бетерер өчен махсус тыгылган кеше. Юныс Камалетдиновлар белән ризалашмаганнар, шуның өчен Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәген төзеделәр. Ә корылтайга килгәндә, нигә дәүләт Татар иҗтимагый үзәгенә акча бирде? Үзләренең урыннарын саклап калыр өчен, дәүләткә хәзер милли оешмаларны күтәрергә кирәк. Шуңа күрә акча да бирелде, корылтай да матур гына үткәрелде.

Римзил Вәли. Бер яктан, дәүләт милли хәрәкәтне, иҗтимагый үзәкне бетерер өчен үзе оешма төзи. Икенче яктан, ул үзе корылтай үткәрергә ярдәм итә.

Наил Нәбиуллин. Дәүләт шундый оешмаларны бер кайчан да бетермиячәк. Дәүләткә милли оешмалар кирәк.

Наил Нәбиуллин
Римзил Вәли.
Хакимият милли оешмаларны яшәтергә тели инде алайса.

Наил Нәбиуллин. Яшәтергә тели, тик аны үстереп җибәрергә исәпләми. Милли оешмалар булсын, ләкин кечкенә генә, зәгыйф кенә булырга тиеш дигән фикердә тора. Аны кирәк вакытта азрак үстереп, Мәскәүне куркытабыз да, кире батырабыз, дип уйлый.

Римзил Вәли. Иҗтимагый үзәкнең корылтаенда кем ни теләде, шуны әйтте. Берәүнең дә авызы томаланмады. Дәүләт безне бетерергә тырыша, сатып ала, уйната дигәнгә, мин уйландырырлык дәлилләр күрмим. Сез теркәлмәскә тиеш, законнарны танымаска тиеш дип әйтәсез. Менә мин “Азатлык”ның Казан бүлеген җитәклим. Күңелемдә нәрсәләр бардыр, ләкин мин законнарны үтәмичә, Кекин йортының туксан өч метр арендага алып, көн саен Прагага мәгълүмат биреп утыра алмыйм. Берәр законны бозсам, кереп минем компьютерымны сорап, бездә шундый-шундый террористик актта катнашкансың дип, алып китеп, компьютерны ике айга ябып, судка җәлеп итәргә булдыра алалар. Минем бу эшкә бернинди каршылыгым юк. Мин милли эшләр белән егерме ел шөгыльләнеп, үзем яшәгән ил генә түгел, Үзбәкстанга барам икән, аның законнарын карыйм, радионың штаб-квартирасы Германияда икән, герман законнарын өйрәнәм.

Наил Нәбиуллин. Безнең өчен Русия башка дәүләт. Без аны танымыйбыз. Татарстанда Русия хакимлеген без канунсыз дип таныйбыз. Аның татар милләтенең хокукларын бозучы, җинаятьчел эшчәнлегенә каршы чаралар күрәчәкбез. Татарстан һәм Русия Федерация арасында ике суверен халыкара хокук иясе мөнәсәбәтләр урнашырга тиешлеген белдерәбез. Чөнки без бәйсез дәүләт. Туксанынчы елда кабул ителгән декларация, туксан икенче елда үткәрелгән референдум, конституция кабул ителде. Әмма Русия Федерациясе белән канунсыз шартнамә төзеделәр. Нигә канунсыз? Беренчедән, президентның шартнамәгә кул кую хокукы юк иде, чөнки конституцияда президент конституциянең гаранты дип язылган. Ул конституциягә буйсынырга тиеш, ә аны үзгәртергә тиеш түгел. Ә шартнамә конституцияга каршы килә. Шуңа күрә, без бәйсез дәүләт, Русия хакимияте Татарстанны әлегә контрольдә генә тота. Ә бәйсез булгач, нигә без башка дәүләтләр законнарына буйсынырга тиеш?

Римзил Вәли. Бу синең шәхси фикерең. Шундый фикерләр әйтергә, шулай уйларга, шушы турыда тарихи, хокукый материаллар өйрәнергә хакың бар. Ләкин, әгәр дә белгечләрне чакырсак, алар “егет, сиңа җитеп бетми бит!”, дип әйтәчәкләр.

Наил Нәбиуллин. Без халыкара нормаларга нигезләнәбез. Халыкара нормаларда колониаль булган халыкларга бәйсезлек бирергә дигән карар бар.

Римзил Вәли. Сез халыкара нормаларның статусын, дәүләт законнарының статусын, регионнарның статусын өйрәндегезме? Казан шәһәренең үзенең законы, Татарстанның үзенең законы, Русиянең үз законы.

Наил Нәбиуллин. Татарстанның конституциясен ачып карагыз. Анда, әгәр дә конституциянең нормалары халыкара нормаларга каршы килә икән, шул очракта халыкара нормалар кулланыла, дип язылган.

Римзил Вәли. Халыкара хокук нормалары төп принципларны генә билгели. Халыкара нормаларының үтәлеше мәҗбүри түгел. Ул Халыкара Берләшкән Оешмасының яшәү принциплары, дипломатия законнары. Татар яшьләре оешмасы берәр мәсьәлә буенча башта шәһәр, аннан район, аннан Татарстан мәхкәмәсен үтеп, федераль судны үтеп, Страссбургка шикәять җиткәргәне бармы?

Раил Имамов
Раил Имамов.
Каннибализм турында китап чыкты бит, анда татарлар үз балаларын кыздырып ашыйлар икән дип язылган. Мәскәү суды аны «Киресен исбатлагыз?”, дип инкарь итте. Татар иҗтимагый үзәгенең соңгы корылтаенда Фәүзия Бәйрәмова мөнбәргә чыгып, бу китап уңаеннан Страссбург мәхкәмәсенә бирдек, дип әйтте.

Римзил Вәли. Мәскәү дәреслегендә татарларны мыскыл иткән факт турында сүз барса, әлеге эшне алып барырга, бу эш өчен көрәшергә кирәк. Бу гражданлык җәмгыятендә бер халык вәкилләрен мыскыл итү.

Наил Нәбиуллин. Тарих кабатлана, туксанынчы еллар озакламый тагы килеп җитәчәк. Беркемдә 1989 елда бөек Советлар Союзы таркалыр дип уйламаган. Ул вакытта татарлар да безнең милли үзаң юк дип йөргәннәр. Урамнарда “Мин Русия белән бергә!”, дип йөргән татарлар да тиздән “Бәйсез Татарстан!” дип кычкырачаклар. Бераз түзәргә кирәк, күп вакыт калмады.

Римзил Вәли. Россиянең киләчәгендә төрле хәлләр булырга мөмкин. Милли үзаң арта дигән вакытта, без киресен күрәбез. Туксанынчы еллар җиңел генә килмәде. Үзгәртеп коруны коммунистлар үзләре башлады. Иҗтимагый оешманы без оештырдык. Без шуның материалларын өйрәндек, корылтайларга, пленумнарга күпме кеше килә иде. Митингларга дистәләрчә мең кеше җыела иде. Ә хәзергә моның киресен генә күрәм. Милли үзаң кими, авылда урысча сөйләшәләр. Мәскәүдән мәктәпләр кыскартыла дип әйтергә кирәкми, юк, моңа үзебез гаепле.

Наил Нәбиуллин. Уйлап карагыз, дөньяда икътисади кризис. Русия шушы кризистан, минемчә, чыкмаячак.

Ринат Хәбибуллин. Әгәр дә кешеләр эш дәрәҗәсенә, яшәү дәрәҗәсенә сугу процессын күрсәләр, алар урамга чыгалар.

Римзил Вәли. Ничә кеше хәтер көненә килә, ничә кеше сезнең митингка килә? Китерегез үзегез кебек ун мең кешене. Нинди юл белән китерәсез, белмим. Сөйләшегез. Алар төрле фикерле булыр, аларга сез эш кушыгыз, алар сез кушкан идея буенча йөгереп йөрсеннәр. Теләгән вакытта йөгереп урамга чыгарлар. Хәзер яшьләр милли митингларда булса, зур сөенеч кичерәбез. Кайчан без, милли оешмалар оештырырга өйрәнәбез? Марат Мөлеков җитәкләгән иҗтимагый үзәктә дә кирәк чагында кеше эзләп йөгереп йөриләр иде. Акча да җыя идек, эшли идек.

Ринат Хәбибуллин. Дәүләткә милли хәрәкәтнең үсеше кирәк иде.

Римзил Вәли. Үзегез әйтәсез, иҗтимагый үзәгенең егерме еллыгын матур итеп үткәререгә булгач, акчасыз гына “Казан” милли мәдәни үзәген дә бирде, ашатты да. Милләткә дә бер каршы сүз дә булмады. Кемнең күңелендә нәрсә бар шуны әйтте.

Наил Нәбиуллин. Хәзер иҗтимагый үзәкне бүләләр, шуның аша аның белән хакимлек итәләр.

Римзил Вәли. Кем бүлде соң аны?

Саша Долгов. Рәшат Сафин рәислектән киткән вакытта мөһерне шәхси мәнфәгатьләре исәпкә алып, Камалетдинов төркеменә түгел, ә Бариев төркеменә калдырып китә.

Римзил Вәли. Тәлгат булдырды бит. Корылтайда сораулар биреп утырды.

Наил Нәбиуллин. Корылтайда 300 делегат иде. Шуларның берсе – Бариев. Бер белән 299 кешене чагыштырмагыз инде.

Римзил Вәли. Дәүләтнең кушуы буенча кем эшли, Бариевмы, Камалетдиновмы?

Наил Нәбиуллин. Камалетдинов та шул системада эшли.

Римзил Вәли.
Сез әйткән идегез, милли оешмалар бәйсез булырга тиеш. Бер дәүләт, партия, оешма астында булмаган, үзенә генә йөргән оешманы күрсәтегез.

Наил Нәбиуллин. Без бер кемгә дә бәйләнмәгән, безне бер кем дә тәэмин итеп тормый.

Римзил Вәли.
Әле без кайда утырабыз?

Наил Нәбиуллин. Татар иҗтимагый үзәгендә.


Римзил Вәли. Ә аны кем тәэмин итә?

Наил Нәбиуллин. Хакимият. Әмма без дәүләткә кирәк.

Римзил Вәли. Димәк, Татарстанга милли оешмалар кирәк.

Саша Долгов. Бу сөйләшүдә башка мөһим темалар да каралды. Хәзергә яшьләрнең сәяси һәм хокукый яктан белемнәре җитмәү, милли оешмаларның үзара килешеп эзлекле хәрәкәт итү тәҗрибәсе булмау һәрвакыт күзгә ташланып тора. Әмма яшьләрнең берләштерә алучы фикернең булуы, яшьләрнең милли үзаңын тәрбияләүнең мөһимлеген бөтенесе дә таныды.
XS
SM
MD
LG