Accessibility links

Кайнар хәбәр

I Бөтендөнья Кырым татар корылтае ачылды


Бакчасарай, 19 май 2009 ел.
Бакчасарай, 19 май 2009 ел.

19 майда Бакчасарайның Хан сараенда Кырым татар конгрессын ачу тантанасы үтте. Бөтендөнья корылтаенда идарә оешмалары һәм рәис сайланачак.

Сишәмбе көнне иртәнге сәгать 11-дә Хан сараеның эчке бакчасында Русия, Төркия, Романия, Польша, АКШ һәм башка илләрдән сайланган 400-ләп делегат һәм 300-ләп кунак җыелды.

Кырым татар тарихында I Бөтендөнья корылтаеның ачылуы турында Милли мәҗлес рәисе һәм конгрессның оештыру комитеты
башлыгы Мостафа Җәмилев игълан итте.

Хан сараендагы рәсми ачылу тантанасында Кырым татар һәм Украина гимннары яңгырады.

I Кырым татар корылтае исеменә котлау хатын Украина президенты Виктор Ющенко да юллаган.

Тәбрикләү сүзләрен Кырым мөфтие Әмирали Аблаев, читтәге Кырым татар оешмалары җитәкчеләре, хокүмәт оешмалары вәкилләре әйтте.

Көндезге сәгать бердә корылтай вәкилләре Хан сараендагы мәчеттә күмәкләп намаз укыды.

Шулай ук, делагатлар һәм кунаклар Хан сараенда 1502 елда төзелгән Зынҗырлы мәдрәсәсен, 18 кырым татар ханы җирләнгән төрбәне карап чыкты. Билгеле җәмәгать эшлеклесе Исмаил Гаспралы каберенә чәчәк салды.

Кунаклар Кырымның азатлыгы өчен көрәшкән Эдигә Крымалның каберенә таш кую чарасында да катнашты. Хан сарае белән танышып чыкканан соң, делегатлар Бакчасарайдан Акмәчеткә юл тоты.

Анда кичке 7-дә I Кырым татар корылтаенең пленар утырышы башланачак. Конгрессның беренче эш көне Кырым татар артистларының концерты белән тәмамланачак.

4 көн дәвам итәчәк форумда делегатлар мәгариф, мәдәният, Кырым татар халкының сәяси проблемаларын, дини, милли медиа мәсьәләрен тикшерәчәк. Көн тәртибенә спортны үстерү һәм милли көрәш федерациясен оештыру мәсьәләре дә кертелгән.

Һәр секция аерым шәһәрләрдә узарга тиеш, әйтик утырышлар Карасубазар, Судак, Иске Кырым, Кизләү, Акмәчеттә планлаштырылган.

Конгресста низамнамәне кабул итү, идарә оешмаларын булдыру, башкарма комитет әгъзаләрен һәм рәисен сайлау үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG