Accessibility links

Кайнар хәбәр

H1N1 гриппын эләктергән кешеләр саны 10 меңгә җитеп килә


Япониядә H1N1 гриппын эләктергән кешеләр саны 178гә җитте. Илдә 4 меңннән артык һөнәри һәм урта белем бирүче мәктәп, балалар бакчасы вакытлыча ябылган. Табиплар 36 миллионлык Токиода да инфекция таралган булырга мөмкин дип шикләнә.

Вирус табылган илләр исемлегенә Греция дә кушылды. Бу инде 17 ил.

Европада авыруларны кисәтү һәм контроль итү үзәге мәгълүматларына караганда, дөнья буйлап яңа авыру белән чирләүчеләр саны 9800 гә җитеп килә. Бу вирустан 79 кеше үлгән. Аларның күбесе – Мексикада.

БМО башлыгы Пан Ги Мун сишәмбе көнне дару җитештерүче эре ширкәт җитәкчеләре белән яңа вируска каршы вакцина эшләп чыгару мәсьәләсен тикшерергә җыена.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG