Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә гаепсезгә хөкем ителгәннәрне яклап концерт үтәчәк


Тоткыннарны яклап оштырылачак концерт "Безнең һәм сезнең ирек" өчен дигән исем астында узарга тиеш.

Анда танылган җәмәгать эшлеклеләре, артистлар катнашырга җыена. Язучы Виктор Шендерович, "Свобода" радиосына биргән әңгәмәдә, бүгенге көндә Русиядә гаепсезгә хөкем ителгән йөздән артык кеше исәпләнә, дип әйтте. Аның әйтүенә караганда, концерттан җыелган акчалар шушы кешеләргә ярдәмгә җибәреләчәк.

Бу чараны Тоткыннарның хокукларын яклау Фонды, "Солидарность" хәрәкәте һәм башка оешмалар оештыра.
XS
SM
MD
LG