Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Русия һәм Грузия вәкилләре яңадан очрашырга килеште


Женевада үткән Кавказдагы иминлек мәсьәләренә багышланган очрашуда Грузия һәм Русия вәкилләре сөйләшүләр үткәрде һәм 1нче июльдә яңадан очрашырга килеште.

Анда Абхазия вәкилләре дә катнашты. БМО башлыгының Кавказ төбәгендәге вәзгыяткә багышланган хисабында Абхазиянең Грузиянең бер өлеше булуына ишарә итүче җөмлә алынды, шуннан соң сөйләшүләре дәвам итәргә мөмкин булды, дип хәбәр итте Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле.

Элегрәк Абхазия сөйләшүләрдә катнашудан баш тарткан иде, Көньяк Осетия һәм Русия вәкилләре дә киңәшләшүләрне туктатып торды.

Женевада үткән сөйләшүләрдә берничә компромис карар кабул ителде, диде Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Григорий Карасин.

XS
SM
MD
LG