Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ вәкилләре яңа килешүне әзерли башлады


Русия һәм АКШ рәсмиләре бүген Мәскәүдә стратегик кораллар мәсьәләсендә ике яклы сөйләшүләрне башлап җибәрде. 1991 елда кабул ителгән СТАРТ килешүе ике якның да атом коралларын киметүне һәм коралларны контрольдә тотуны күз алдында тота.

1нче апрель көнне булган очрашуда АКШ һәм Русия президентлары мөтдәте чыккан СТАРТ килешүенә алмашка яңа документ әзерләү турында килешкән иде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров әйткәнчә, сөйләшүләрдә тәкъдимнәр әзерләнәчәк.
Алар АКШ президенты Барак Обаманың Мәскәүгә сәфәре вакытында тикшереләчәк, диде Лавров.
XS
SM
MD
LG