Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Балкан сәфәрен башлады


АКШ вице президенты Җой Байден 3 көн дәвам итәчәк Балкан сәфәрен башлады. Байден Сараево, Белград һәм Приштинадагы сәяси җитәкчеләр белән сөйләшәчәк.

Байден Балкан сәфәренең беренче тукталышы Сараевода, Европа Берлегенең тышкы сәясәте өчен җаваплы югары вәкиле Һавиер Солана белән очрашты. Солана бу вакыйганы, Балкан мәсьәләсе буенча "АКШ һәм Европа вәкилләре" арасында узган беренче уртак очрашу буларак атады.

Солана һәм Байден очрашуы
"Бу мөһим бер очрашу. Европа һәм АКШ рәсмиләре арасында бу әлегә тәүге очрашу. Без бу илләр белән уртак мәнфәгатьләр турында фикер алышачакбыз", диде.

Солананың көн тәртебендә илнең мөселман, серб һәм хорват милләт вәкилләре белән очрашу планы бар. Кичкә таба Байден ил парламентында чыгыш ясыячак.

Ул чыгышында милләт вәкиләрен, Боснияның Европа Берлеге һәм НАТОга кушылу өчен кирәкле булган мөһим реформаларны башкарырга чакырачак.

"АКШ Балканга игътибарны арттыра"

Боснияның "Дневни аваз" газетасы Байден сәфәренә карата, "бу сәфәр Балканның янәдән АКШ көн тәртебенә керүен күрсәтә", дип язып чыкты.

Бер нәрсәне искә төшерү урынлы булыр иде. Байденның сәфәреннән бер атна элек, АКШ вәкилләр палаты кичекмәстән Боснияда конституцион реформалар уздырырга чакырган һәм төбәккә махсус вәкил җибәрү турындагы тәкъдимне кабул иткән иде.

Милорад Додик
Босния асылда реформаларны тормышка ашыру фикеренә ачык торса да, Босниягә бәйле Српска җөмһүрияте премьер-министры Милорад Додик моңа каршы чыга. Бигрәк тә үзәк хакимиятенең вәкаләтен арттыру мәсьәләсендә. Додик Српска чыгымнарының Босния үзәк хакимияте тарафыннан идарә ителүнә яисә монда нәрсә эшләу турында Босниядән әмер алу фикеренә каршы тора.

“Азатлык”ка биргән әңгәмә вакытында Додик, конституциядә Српска җөмһүриятенә кагылышлы кануннарның үзгәртелүен теләмәвен әйтте. Додик, вакыты җитсә Босния конституциясы барлык модерн дәүләтләр таләпләрен үтиячәк үзгәрешне үзе кабул итәчәген, әйтте.

Косово мәсьәләсе

Босниядан соң Байден Белградка китәчәк. Аның Белградка сәфәре илдәге киеренкелекне бастыру өчен мөһим роль уйнаячагы турында фаразлар бар. Косовоның бәйсезлек игълан итүе белән, төбәктә АКШ һәм Европа Берлегенә каршы ризасызлык арткан иде.

Сербиядә Байден сәфәренә каршы протест
Байден Косово бәйсезлеген җитди яклый. Белград өчен Косово, АКШ белән мөнәсәбәтләр дә иң зур киртә булып тора.

Шулай да ел башларында Сербия президенты Борис Тадич, Вашингтон белән бергә яңа мөнәсәбәт башларга ният белдерүен, төбәктәге иминлекнең яхшы хезмәттәшлеккә бәйле булуын әйткән иде.

Билгеле булганча, Косово узган ел бер тарафлы буларак бәйсезлеген игълан итте. Косово бәйсезлеген АКШ белән бергә шулай ук 50 дән артык ил таный.
XS
SM
MD
LG