Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:47

Үзбәкстан хакимияте мамык өлкәсендә балалар хезмәтен куллануны рәсми рәвештә тыйса да, чынлыкта бу эш тукталмады. Хокук яклаучылар борчылу белдерә.

Үзбәкстанның Фергана районы укучыларын үзенчәлекле өй эшенә җәлеп иттеләр. Алар күчереп утырту өчен мамык орлыгын өйләрендә чәчәргә тиеш. Укытучылары кәгазьдән савыт ясап туфак салып 200 мамык орлыгы утыртырга кушкан.

Фергандан 11 яшьлек укучы үзенең күп кенә буш вакытын хәзер өйдә мамык утыртыр өчен савыт ясап үткәрүен әйтә.

“Кәгазьне беркетеп тар ягын ачыграк итеп калдырырга куштылар. Без инде берничә көн эшләдек. Әмма аны күбрәк һәм башкачарак ясарга әйттеләр”, ди ул.
әлеге савытлар балалар кулы белән мамык утырту өчен эшләнә


Бу чара язгы яңгырлар вакытында орлыкларны ташкын юдырганнан соң фермерларга ярдәм буларак кулланыла икән.

Үзбәкстан мамык җитештерү өлкәсендә дөньяда алдынгы илләрдән санала. Аның кереме дә мамык акчасына бәйле.

Гомумән һәрдаим дәүләт карамагында булган мамык тармагы күп тырышлык сорый. Аны басуларда эшкәртү өчен генә дә миллионлаган кеше кулы хезмәте кирәк. Һәм ул шактый вакытка сузыла. Ягъни утырту белән җыюны санаганда 9 ай кирәк.

Мамык җыю күпчелектә сентябрьдән ноябрь азагына кадәр дәвам итә һәм ул иң авыр эшләрдән санала. Әлеге чорда мәктәпләр һәм университетларда укулар тукталып тора. Укучылар исә кояш астында һәм куркыныч химик матдәләр сибелгән басуда таңнан алып кояш батканчыга кадәр ялсыз эшләргә мәҗбүр.

Ризыклары исә ипи, чәй һәм яшелчәләрдән гыйбәрәт. Ә төннәрен алар чисталык таләпләренә туры килмәгән пансионатларда уздыра.

Озак еллар Үзбәкстан хакимияте халыкара оешмаларның балалар хезмәтен куллану хакындагы тәнкыйтен кабул итәргә теләмәсә дә, бу мәсьәлә акчага килеп тертелгәч чигенми хәлләре булмады. Чөнки узган елны “Теско”, “Маркс-Спенсер” һәм тагын күп кенә көнбатыш өре сәүдә ширкәтләре үзбәк мамыгы кергән әйберләрне алудан баш тартты.

Бу хәлләрдән соң, ягъни 2008 елның сентябрендә хакимият мамык өлкәсендә балалар хезмәтен куллануны тыю өлкәсендә фәрман чыгарды. Һәм бу өлкәдәге канун бозуларны тикшерү өчен махсус оешма да булдырды.

Бу балалар һәм аларның ата-аналарын бик шатландырса да, чынлыкта хәл үзгәрмәде диярлек.

“Кануннар кабул ителүенә карамастан, алар һәрвакыт үтәлми. 2008 елны мамык җыю вакыты җиткәч, авыл хуҗалыгы өчен җаваплы булган район җитәкчесе урынбасары кешеләргә: әгәр балаларыгызны мамык кырларына чыгармасагыз сез халык дошманы дип игълан ителәчәксез дип белдерде”, ди Үзбәкстанның Сырдарья районы хокук яклаучысы Кәрим Бозорбоев.

Ни өчен эшсезлек хөкем сөргән Үзбәкстанда бу эшкә олыларны түгел, ә нәкъ балаларны җәлеп итәләр соң? Җавап бик гади, чөнки ул арзан. Балаларга бер киллограмм мамык өчен бары 30 америка центы түләнә.

Баходир Элбоев сүзләренчә, ул түләнгән акча шулкадәр аз һәм ир кешегә читкә чыгып эшләү күпкә отышлырак.

“Олы кеше гади эштә көнгә 6-7 доллар ала, димәк бер айга 200 доллар була. Ә 200 долларны бер генә фермер да бирә алмый”, ди ул.

Хокук яклаучылар исә Үзбәкстанда мамык өлкәсендә балалар хезмәтен куллануның дәвам итүенә тәнкыйть белдерде.

Әмма Элбоев әйтүенчә, илдә хәерчелек сәбәпле, күп кенә гаиләләр аз гына керем өчен булса да балаларын мамык басуларына җибәрергә мәҗбүр. Һәм әгәр мамыктан табыш алучылар бу хезмәт өчен акчаны арттырып, анда олыларны җәлеп итмәсә, балалар хезмәте монда һәрвакыт кулланышта калачак.

XS
SM
MD
LG