Accessibility links

АКШ вице-президенты Сербиягә килде


АКШ вице-президенты Джо Байден Балкан сәфәре кысаларында Сербиягә килде. Белградттагы сөйләшүләрдә Косово тирәсендәге вәзгыять тикшереләчәк. Байден, Сербиянең Косово мөстәкыйльлеген “якын киләчәктә” тануына өмет итмәвен, әмма Белградның Косоводагы Европа Берлеге оешмалары белән хезмәттәшлегенә хуплау белдерә алуын әйтте.

Байден соңгы 30 елда Сербиягә килгән беренче югары дәрәҗәле АКШ рәсмие булды. Ике арадагы мөнәсәбәтләр 90нче елладарда бозылган иде. Ул вакытта Косоводагы хәрби конфликт вакытында НАТО Сербия җирләрен бомбалаган иде.
XS
SM
MD
LG